erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

ХӘЙРУЛЛИН Гатият Һидиятулла улына 75 яшь

12 января 2022, 10:03

938

0

0

ХӘЙРУЛЛИН Гатият Һидиятулла улына 75 яшь

12 гыйнварда Сеҗе авлында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ХӘЙРУЛЛИН Гатият Һидиятулла улына 75 яшь тула. Ул 40 елдан артык Сеже урта мәктәбендә физкультура , НВП, ТИН фәннәреннән белем бирде. Лаеклы ялга чыкканчы үзе укыткан фәннән район укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып эшләде. Аның җитәкчелегендә үткән кыр җыеннарын егетләр әле дә сагынып искә алалар.

Белем бирү өлкәсендәге казанышлары өчен «Өлкән хәрби җитәкче», «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» исемнәренә лаек булган шәхес ул.

Кадерле әтиебез, без сине бик яратабыз һәм гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сау-сәламәт булып, әниебез белән тигезлектә, безгә төпле киңәшче, оныкларыңның яраткан дәү әтисе булып, озын-озак яшәргә язсын иде.

Син бит, әти, безнең өчен

Һәрчак корычтай терәк.

Тигезлектә рәхәт яшә,

Син әле безгә кирәк!

Көләч йөзле булып яшә,

Бирешми кайгыларга.

Сәламәтлек, бәхет, шатлык

Җитсен озак елларга.

Тормыш иптәшең Гөлсинә, кызың Гөлназ, киявең Алмаз, улың Нияз, киленең Ризилә, оныкларың Айсылу, Динә, Ильяс.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X