erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Алтын балдакны алыштырып булмый

Кулланучыга ярдәмгә

“Бөтен төр товарны 14 көн эчендә алыштырырга яки кире кайтарырга буламы?  Юк икән, кайсы очракта һәм кайсы төр товарларны алыштырып булмый? ”

Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Чыннан да, азык-төлек булмаган товарларны 14 көн эчендә алыштырып алырга яки кире кайтарырга була. Тик аерым шартлар белән. Мәсәлән, сатып алган товар формасы, размеры, фасоны, төсе белән туры килми. Әмма ул алганнан соң шушы вакыт эчендә кулланылмаган, аның товар төсе, куллану сыйфатлары, пломбасы, фабрика ярлыклары, шулай ук товар, касса чеклары сакланган булырга тиеш. Сату-алуны раслаган документлар булмаган очракта кулланучының шаһитлар күрсәтмәләреннән файдалану мөмкинлеге дә бар.

Әмма кайбер төр азык-төлек булмаган товарларны да алыштырып булмый. Моңа нәрсәләр керә? Өй шартларында профилактика һәм авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган товарлар (тимер, резинадан һәм башка материаллардан санитария һәм гигиена әйберләре, медицина товарлары, балалар өчен кайбер төр әйберләр һәм башкалар), шәхси гигиена әйберләре, парфюмерия-косметика товарлары, текстиль товарлар, кабель продукциясе, төзелеш һәм бина эчен бизәү әйберләре (линолеум, келәм) һәм бәясе озынлык берәмлеге буенча билгеләнгән башка төр товарлар, көнкүреш химиясе товарлары, пестицидлар, агрохимикатлар, кыйммәтле ташлар яки металлардан ювелир әйберләр, машиналар, мотовелотоварлар, аларга тагылма арбалар, номерлы агрегатлар һәм техника белән бәйле башка әйберләр, көнкүрештә файлану өчен мебель гарнитурлары,  китаплар, календарьлар, буклетлар, үсемлекләр, хайваннар һәм башкалар. Бу Россия Федерациясенең 2020 елның 31 декабрендә кабул ителгән 2463 карары нигезендә расланган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X