erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баш авырту инсультның беренче билгесе булып тора

Бүген җир йөзендәге һәр биш кешенең берсе баш авыртудан интегә. Кан басымы күтәрелсә дә, һава торышы үзгәрсә дә, баш авыртудан зарланабыз. Аннан дару эчмичә генә котылып буламы? Баш авырту нинди авырулар турында кисәтә? Табиб-невролог, реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Диләрә Шаһиева шул сорауларга ачыклык кертте.

– Диләрә Рәхимовна, баш авырту нинди чирләр турында кисәтә ала?

– Баш авырту еш кына инсультның беренче билгесе булып тора. Андый чакта, гадәттә, пульс сыман баш авыртуы борчый. Аневризма (кан тамырлары стенасы бүртү) кебек куркыныч чир дә баш авырту рәвешендә уза. Организмда кан әйләнеше бозылганда да кеше баш авыртудан интегә. Баш авырту яман шеш билгесе дә булырга мөмкин. Шеш булса, ул баш миенә басым ясый. Шуңа күрә, әйткәнемчә, баш авыртуга җиңел карарга ярамый.

– Баш авырту нәрсә ашавыбызга да бәйлеме?

– Әйе, шоколад, каһвә, чикләвек, кызыл шәраб баш авыртуга китерә ала.

– Гадәти баш авырту коронавирус, мигрень вакытында күзәтелгән баш авыртудан нәрсәсе белән аерыла?

–  Коронавирус кешенең иң зәгыйфь, авырткан җиренә бәрә. Шуңа күрә электән баш авырту, кан басымы югары булудан интеккән кеше еш кына коронавирус вакытында да баш авыртудан зарлана. Коронавирус вакытында баш төрле җирдән – берәүләрнең чигәдән, икенчеләрнең баш артыннан авырта. Пульc типкән сыман авырту да борчырга мөмкин. Төрле кешедә төрлечә, кыскасы. Аннары коронавирус вакытында биш бик нык һәм озак авырта. Чагыштыру өчен: гадәти баш авырту дәрәҗәсе 3–4 балл белән бәяләнсә, ковид вакытында ул 7–8 баллга җитә. Коронавирус белән авыручылар арасында баш авырту аркасында икенче якка борылып ята алмыйча тилмерүчеләр дә булды.  Мигрень вакытында баш бер яктан гына авырта. Моннан тыш кеше төрле ис, тавыш, яктылыкка да сизгер була башлый.

– Баш авыртудан дару эчмичә, өй шартларында гына котылып буламы?

– Дару эчмичә генә котылып буладыр дип уйламыйм. Дару эчкән очракта да авыртуны вакытлыча басып кына торырга мөмкин. Аның көче беткәч, авырту яңадан борчый башлый. Баш авырту безне организмда бар да тәртиптә булмау турында кисәтә. Шуңа күрә вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баш пульс рәвешендә авыртса, аеруча игътибарлы булу сорала.

– Махсус күнегүләр, гимнастика ярдәм итә аламы?

– Баш авырту төрле кешедә төрлечә уза. Сәбәпләре дә төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә аны ниндидер махсус күнегүләр ярдәмендә җиңәргә маташу – зур хата. Аеруча интернетта өйрәтелгән теләсә нинди күнегүләр хәтәр. Баш бик нык авыртканда шул борчыган җирне бераз массажлап алуның гына зыяны юк.

– Баланың ничә яшьләрдә беренче тапкыр башы авыртырга мөмкин?

– Зурлар гына түгел, яңа туган бала да баш авыртудан тилмерә ала. Андый сабый начар йоклый, башын артка җибәрә, тынгысызлана. Нарасыйның баш авыртуы туганда имгәнүгә дә бәйле булырга мөмкин. Шуңа күрә алда телгә алынган үзгәрешләрнең берсе генә күзгә ташланса да, баланы педиатрга, остеопатка күрсәтергә кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Даими рәвештә баш авыртудан интеккән кешенең хәтере начарлана, диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

– Кан басымы уйнаган кешеләр баш авыртудан аеруча еш интегә. Андый чакта кан тамырлары киеренке хәлдә эшләргә мәҗбүр. Кан басымы бер төшү, бер менү аркасында баш миендә хәтергә тискәре йогынты ясаучы урыннар пәйда була. Холестерин арту сәбәпле, кан әйләнеше бозылган кешеләрнең дә хәтере начарлана. Шуңа күрә вакытында табибка күренеп торырга кирәк.

Диләрә Шаһиевадан баш авыртуны кисәтү буенча киңәшләр

Иң беренче чиратта, вакытында йокларга ятып, вакытында торырга кирәк.

Шоколад, каһвә, чикләвек, кызыл шәраб кебек продуктлардан баш тарту хәерле.

Көн дәвамында утырып эшләүчеләргә дөрес итеп утырырга кирәк. Арка – туры, компьютер мониторы күз биеклегендә булырга тиеш. Аяклар 90 градуска бөгелгән, куллар өстәлдә булса, яхшы.

Баш авыртмасын, дисәң, аякны аяк өстенә куеп утырырга да киңәш ителми. Бер сәгать утыргач, гәүдәне яздырып, йөреп килергә дә онытмагыз.

Бүлмәне даими рәвештә җилләтеп торуның да файдасы зур.

Динә Гыйлаҗиева

Чыганак: ватаным татарстан

http://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/bash-avyrtu-insultny-berenche-bilgese-bulyp-tora

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X