erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән?

Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән? Сабакның бөтен көче шуңа китә, диләр. Нишләтергә дә белмим. Нинди киңәш бирәсез? ("Шәһри Казан")

Укучыбыз Айсинә Җәббарова җибәргән сорауга һәвәскәр бакчачы, блогер Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов җавап бирә:
–    Алма яралуның төп сәбәбе - орлык картаю, җирнең ашланмавы. Ә аны өзеп чыгуга килгәндә, хуҗа кешенең, сөте артсын әле дип, сыерның мөгезен кискәнен хәтерләмим. Сөт кирәк икән, ул аны яхшылап ашата, тәрбияли. Шулай ук бер генә галимнең дә чәчәкнең уңышны 15 процентка киметү турындагы диссертациясен күргәнем юк. Үсемлеккә чәчәк тормышны, гомерне дәвам итәр өчен бирелгән. Орлык үстерү, нәсел дәвам итү өчен. Үрчер өчен бәрәңгесе бар икәнен белә торып та, ул чәчәк ата. Бәрәңгесе авырып, череп китсә, яисә үсемлеккә ашарга җитмәсә, ул алмасын өлгертә. Җирдәге бәрәңгеләр үлсә дә, ул сабактагы энергия белән орлыгын өлгертәчәк. Нәсел дәвам итәчәк. Ә инде чәчәк өзәргә яратучыларга сүзем шул: аптыратмагыз үсемлекне, өстәмә яра салмагыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/byel-brgene-almasy-kp-any-zep-chygarga-kirkme-ikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X