erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Глоксиния орлыгын ничек чәчәргә?

Хәйран гына көйсез гөл, кадерләгәнне ярата. Глоксиния орлыгы бик вак, күз белән күреп була, тотып булмый. Шулай да чәчкәндә бөтенесен бер урынга тондыра күрмәгез. Бармак битенә алып, аерым-аерым урнаштырырга тырышыгыз.

Грунтка килгәндә, акча жәлләп, бакча туфрагы, иске балчык белән маташмагыз. “Терра вита” йә фиалкага дигән грунт алырга тырышыгыз. Башта үтә күренмәле контейнер әзерләп, аңа 2-3 сантиметр биеклегендә туфрак салырга кирәк. Эрерәк тоелган кисәкләрне ваклагыз. Өстенә су бөркеп, орлыкларны шул дымлы җир өстенә сибегез. Өстенә башка берни сипмәскә! Үтә күренмәле капкач белән каплап, якты, җылы урынга куясыз. Көн дә ачып җилләтергә онытмагыз. Грунт кибеп киткән кебек тоелса, өстенә суны бөркеп кенә сиптерергә киңәш итәм. Югыйсә орлыкларны  юдырырга яки тирәнгә төшереп җибәрергә мөмкинсез. 

Атна дигәндә тишелергә тиеш. Бик шәп дигәндә, өч көндә. 10 көнләп тә көтәргә туры килә. Орлык тишелгәч тә, эше бетте түгел, капкачны ачык калдырмаска, вакытында җилләтергә, вакытында су бөркергә кирәк. 

Беренче яфраклары чын түгел, орлык өлеше генә. Аннан соң чыккан пар яфрак – менә чыны. Чын яфрагы чыкканнан соң, бераз гына үскәнен көтәргә кирәк. Шуннан соң беренче пикировканы да ясарга була. Тик әле стаканга утыртасы түгел!

Әгәр савытыгызда урын күп булып, орлыклар бер тирәдәрәк тишелсә, шул ук савытта таратыбрак күчереп утыртырга була. Үсентенең тамыры бик нечкә, күзгә дә күренми, өстә дә кала кайчак. Шуңа бик игътибарлы булыгыз. Эскәк белән генә урыныннан кубарып алып, дымлы грунтка утыртабыз. Аралары бик тыгыз булмасын.

Көн дә җилләтәбез, кибеп китсә, су бөркибез. Бернинди ашлама, өстәмә тукландыру кирәкми. Урыны якты, җылы булса, шул җитә. Капкачы һәрвакыт ябык торсын. Ачып куеп, онытылып китмәсен, югыйсә шул арада кибеп тә бетәләр.

Орлыктан үстергән глоксинияләр ким дигәндә 3-4 айда чәчәк ата. Яшәү шартлары бик яхшы булса! 5-6 ай норма санала, елдан артык утыра торган артык сабырлары да очрый кайчак. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кыскасы, җиңнәрегезне сызганып торыгыз, алда зур эшләр көтә безне! Глоксиния үстерү серләре белән киләсе сәхифәдә дә бүлешәчәкмен.

Уңышлар, сабырлык, матур гөлләр сезгә!

Әлфия Газизова, Алабуга.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X