erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Килешүне өзә аламмы?

Кулланучыларга ярдәмгә

“Төзелеш фирмасы белән йорт төзергә килешү төзедем. Эшнең 50 проценты башкарылганнан соң калганын үз көчем белән төзеп бетерергә булдым. Мин килешүне өзә аламмы?”

Җавапларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

– Кулланучы теләсә кайсы вакытта килешүне өзәргә хокуклы. Әмма башкарган эше өчен киткән чыгымнарны төзелеш фирмасына түләргә тиеш (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 32нче маддәсе).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Судка мөрәҗәгать итәргә телим. Чөнки кулланучы буларак минем хокукларым бозылган. Мин пенсионер. Мондый эшләр буенча дәүләт пошлинасы нинди?”

– “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-1 номерлы РФ Законының 17нче маддәсе 3нче бүлеге һәм РФ Салым кодексы (333.36 маддәсе) нигезендә хокуклары бозылу белән бәйле кулланучылар дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителә.  Закон нигезендә кулланучылар хокукларын яклау турында дәгъвалар түбәндәге урыннар буенча судка бирелергә мөмкин: оешманың урнашуы,  җавап бирүче шәхси эшмәкәр булса, аның яшәү урыны; дәгъвачының яшәү урыны; шартнамә төзү яисә үтәү җире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X