erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Машинадан чүп ташласаң

2022 елның 14 июлендәге “Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 287 номерлы федераль закон белән транспорт чараларыннан, махсус билгеләнгән урыннардан тыш, читкә чүп-чар ташлаган өчен административ җаваплылык көчәйтелде.

Мәсәлән, автомототранспорт чараларыннан һәм аларның арбаларыннан чүп бушатып тирә-юньне пычраткан өчен административ штрафлар күләме артты.

Аерым алганда, гражданнарга 10 мең сумнан 15 мең сумга, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә 20 мең сумнан 30 мең сумга, юридик затларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф  салына.

Әгәр мондый хокук бозулар кабатланса, штраф күләмнәре ике тапкыр арта.

 Моннан тыш, күрсәтелгән хокук тәртибен бозуларны фото һәм кинога  төшерү, видеога яздыру җайланмалары булган махсус техник чаралар куллану рөхсәт ителә.

 

Хокуксыз идарә итсәң

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2022 елның 14 июлендәге “Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 257 номерлы федераль закон нигезендә, хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүченең кабат транспорт чарасы белән идарә иткәне өчен административ җаваплылык кырысланды.

Әлеге кодексның 12.7нче маддәсе 4нче өлеш белән тулыландырылды. Аның нигезендә, хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүче транспорт чарасы белән идарә итсә, әгәр аның гамәлләрендә җинаять җаваплылыгына тартырлык билгеләр булмаса, аңа 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр административ штраф салына яисә 150 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр  билгеләнә.

Валерий Медведев,

Арча районы прокуроры

ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X