erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сорауларга дин күзлегеннән җаваплар

"Улыбыз туарга тора. Аңа Даян исеме кушсак ярыймы икән?”, “Шайтан белсен” дип әйтү дөресме?” - Рамил хәзрәт Юныс социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җаваплар биргән. ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)

“Әссәламегаләйкем, хәзрәт. Үзем намазда, әлхәмделилләһ. Хатынны ничек үгетләргә?”
– Аның берничә юлы бар: сабырлык, хикмәт, матур вәгазь, яхшы үрнәк. Иң мөһиме ачуланма, үпкәләмә, кычкырма, яратып, хөрмәт итеп башкарсаң, хатының күңеле белән кабул итәчәк.

“Төшләр чынга ашып бара. Төшләргә ышану дөресме?
– Дөрес, тик кайберләре шайтаннан булырга мөмкин. Сак булыгыз.

“Нигә догалар кабул булмый, нәрсә өстендә эшләргә кирәк?”
– Яки сез сораган әйбер сезнең өчен хәерле түгел, йә ихласлыгыгыз җитми. Йә булмаса гөнаһлардан тәүбә итмәгәнсез. Догалар кабул була торган вакытларда сорап карагыз. 

“Җәй айларында баланы сөннәткә утырту начар түгелме?”
– Дин буенча бер гөнаһы да юк. Медицина буенча әйтә алмыйм. 

“Диндә кургаш коеп өшкерү бармы? 
– Юк. Диндә фәкать Коръән белән генә ярый.

“Улыбыз туарга тора. Аңа Даян исеме кушсак ярыймы икән?”
– Даян, дип Пәйгамбәребез бер хәдисендә Аллаһны атый. Хәерле, шул ук вакытта җаваплы һәм көчле исем. Баланы бу исемгә туры килерлек итеп тәрбияләргә кирәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Кемгә хәер бирү хәерлерәк?”
– Үзе бик мохтаҗ булып та, хәер сорарга оялган кешегә.

“Укылмый калган намазың булса, икенче көнгә аның фарызын гына укырга ярыймы?”
– Намазны вакытында уку фарыз. Укымый калдыру – зур гөнаһ. Әгәр дә сездән тормаган сәбәпләр белән калса, фарызын гына каза кыласыз.

“Шайтан белсен” дип әйтү дөресме?” 
– Дөрес түгел. Мөселманнар “Аллаһ белүче” диләр.

“Шампан шәрабын алып бирергә куштылар. Аны сатып алып, сораган кешегә тапшыру гөнаһ түгелме?”
– Аның гөнаһы эчкән кебек үк булачак. Бу Пәйгамбәребез (с.г.с.) хәдисләрендә язылган.

“Машинада барганда намаз укырга ярыймы?”
– Әгәр дә туктап укырга мөмкинлек булса, машинада уку дөрес булмас.

Дәвамы әлеге сылтама буенча http://shahrikazan.ru/news/din/sul-kul-beln-ashau-turynda-islamda-nrs-diel-soraularga-avaplar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X