erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Табиб көзен иммунитеты көчле булачак кешеләрне әйтте

Көз көне россиялеләрнең иммунитет дәрәҗәсе аларның җәйне ничек уздыруларына бәйле булачак, дип саный табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок. Sputnik радиосына интервьюсында ул көзен кемнең сәламәтлеге нык булып калачагын фаразлады.

Көз иммунитет өчен иң куркыныч ел фасылы булып тора. Бу чорда Россиядә вируслы һәм башка йогышлы авырулар актив тарала, шуңа күрә иммунитетның нык һәм көчле булуы аеруча мөһим, дип билгеләп үтте Болибок.

"Өлкән яшьтәге россияленең иммунитеты көзен аның җәй вакытында ничек ял итүенә бәйле. Җәй көне ял итәргә өлгерергә кирәк, чөнки бөтен авырулар стресстан башлана, диләр. Бу дөреслеккә туры килә, чөнки стресс гормоннарының югары дәрәҗәсе иммунитетны какшата һәм хроник авырулар үсешенә китерә. Без ял иткәндә, физик стресс юкка чыга һәм стресс гормоннары дәрәҗәсе кими. Стресс гормоннары дәрәҗәсенең кимүе иммунитетны үстерә", - дип аңлатты Владимир Болибок.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көзен иммунитетның югары дәрәҗәсенә җәен авырмаган кешеләр ия булачак, дип өстәде табиб.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tabib-kozen-immunitety-kocle-bulacak-keselarne-aitte-5858477?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X