erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тәмәкене ташласаң тазарасың: мифмы, әллә чынмы?

Тәмәке тартуны ташлаганнан соң күп кешедә артык авырлык барлыкка килә. Шуны истә тотып кайберәүләр тәмәкедән баш тартмау яклы. Әмма үпкәләргә зыян килү хакына да онытмаска кирәк.

Тәмәке тартуны ташлаганнан соң кеше ашавын контрольдә тотмаган очракта 2 килога, ә хатын-кызлар 3 килога артырга мөмкин. Дөрес, элеккеге тартучыларның 10 проценты 10 килога кадәр тазару очраклары да бар. Ә диета тоткан очракта ул килограммнар барлыкка килмәячәк.

Сүз уңаеннан, тәмәкене озаграк еллар тарткан саен авырлык җыю рискы да зуррак. Тәмәкене ташлаганнан соң кеше 3 ел эчендә генә тазара, ди табиблар.

Тәмәке ташлаучы ни өчен тазара? Беренчедән, аның аппетиты яхшыра, метаболизмы акрыная. Моннан тыш организмда майлар күчешендә катнаша торган липопротеинлипаз дигән матдәләр активлашу белән дә бәйле.

Тәмәкене баллы конфетлар белән “алмаштыру” да авырлык артуга китерергә мөмкин. Табиблар тартуны ташларга карар кылган кешеләргә беренче атналарда никотинлы спрейлар, пластырьлар кулланырга тәкъдим итә. Алмаштыру терапиясен кулланмаучыларның 5 проценты тәмәкене бернинди проблемаларсыз ташлый алса, дарулар ярдәмендә тәмәке ташлаучылар 40-50 процентка җитә. Пластырьлар, спрейлар аппетитны да киметүгә сәләтле.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр дә тәмәкене ташларга уйлыйсыз икән, табиб  белән киңәшләшеп, үзегезгә туры килә торган терапияне сайлагыз.
Ашау гадәтләрегезне карагыз. Баллы әйберләр урынына алма, кишер ашарга мөмкин.
Спорт белән шөгыльләнегез. Бу артык калорияләрне яндырырга ярдәм итә.
Акыл һәм тән өчен шөгыль уйлап табыгыз. Бу тәмәке турында уйлардан арынырга ярдәм итәчәк.

Лилия Хәсәнова әзерләде.

 http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tmkne-tashlasa-tazarasy-mifmy-ll-chynmy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X