erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшеннән ничек сакланырга?

Җәй бик матур булса да, яшеннәре, давыллары да бар шул. Яшен янгыннар китереп чыгара, фаҗигаләргә дә сәбәпче була. Яшеннән ничек сакланырга? ("Интертат", Зәринә Хуҗина)

Яшен – һавадагы электр чаткысы. Чәч тараганда тарак электрлаша – вак чүпләрне үзенә тартып ала башлый. Болыттагы боз яки яңгыр тамчылары да, бер-берсенә ышкылып, электрлаша. Электр заряды барлыкка килә. Тискәре зарядлы электр зарядлары уңай зарядка таба омтыла – күктән узган шушы электр уты яшен дип атала да инде. Диаметры 1 см тирәсе булган һава каналы аша электр тогы уза, һава температурасы хәтта 20-30 мең градуска кадәр кызарга мөмкин. Кызган һава лампалардагы неон газы кебек яктырып яна башлый һәм без яшенне күрәбез. 

Кызган һава шартлаган кебек як-якка тарала һәм без көчле тавыш ишетәбез. Монысы – күк күкрәү.

Яктылык һава агымына караганда бик күпкә тизрәк тарала. Шуңа күрә башта яшенне күрәбез, аннары гына күк күкрәүне ишетәбез.

Электр тогы туры сызык буенча бармый, каршылык азрак булган урынга омтыла, шуңа күрә яшен туры сызык рәвешендә сукмый, сынык-сынык булып бара.

Яшен болыт эчендә, ике болыт арасында, болыт белән җир арасында булырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яшендәге электр тогы миллиард вольтка җитәргә мөмкин. Безнең өйләрдәге электр чыбыкларында 220 вольт. 

Кагыйдә буларак, яшен зур яңгыр болытларында барлыкка килә – чөнки көчле көчәнеш барлыка килсен өчен җил булуы, тамчыларның күп булуы кирәк. Яшен шулай ук вулкан атканда, һәм хәтта көчле давыл вакытында тузан болытларында хасил булырга да мөмкин.

Яшен явым-төшем булмаганда да күзәтелергә мөмкин, анысын «коры яшен» дип атыйлар. Дөрес, мондый хәлләр безнең якларда сирәк күренеш.

Ел саен дөньяда яшен сугудан 24 000 кеше һәлак була

Ел саен дөньяда яшен сугудан 24 000 кеше һәлак була һәм якынча 240 000 кеше имгәнә, дип яза EnotTravel.ru. Башка мәгълүматлар буенча, үлүчеләр саны азрак – 6000. 

Ничек һәм кайда сугуына карап, яшенне төрлечә атыйлар. Болыттан – җиргә яшен сукканны «линейная» дип атыйлар, «чыбыркы яшен» дигән атамасы да бар. Шулай ук «жемчужная» (энҗе), болыт эчендәге яшен, шар яшен, яшен-спрайт, эльф-яшен, джет дигән төрләрен дә аерып әйтәләр. Соңгылары сирәк очрый һәм алар әле фәндә аз өйрәнелгән. Әйтик, эльф, спрайтлар болытның өске катламында була һәм аны җирдән күреп тә булмый.

Дәвамын моннан укыгыз: https://intertat.tatar/news/yasennan-nicek-saklanyrga-5854078

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X