erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"38 ел яшәп икесе бер көнне вафат булдылар"

Урыннары җәннәттә булсын

Алар кечкенәдән өйләнешергә вәгъдә бирешә һәм, 58 ел тигез гомер кичергәннән соң, икесе бер көнне вафат булалар. Сүзем Лаеш районы Иске Пристань бистәсендә гомер иткән Шәйдуллиннар гаиләсе турында. 83 яшьлек Хәсән абый белән 82 яшьлек Хәҗәр апаны туган яклары — Балык Бистәсе районы Таулар авылына уллары янына алып кайтып җирләгәннәр. — Бу зәхмәт чирне алып килмик дип, күбрәк телефон аша хәлләрен белергә тырыштык, олы яшьтә булгач, аларны сакладык. Тик ковид өйдән чыкмыйча яшәгән кешеләрне дә эзләп таба икән. Хәсән абый белән Хәҗәр апа 11 октябрьдә 12 сәгать аерма белән бер-бер артлы вафат булдылар, бөтенебез өчен авыр хәл бу, әле дә тынычлана алмыйбыз, — дип сөйли туганнары Резеда Фазылова. — Хәсән абый — әтиемнең бертуган энесе. Ул заманда мәктәптә фронтовик балаларын бушлай ашатканнар. Ә яу кырында хәбәрсез югалган сугышчыларның балаларын какканнар, кимсеткәннәр. 1980 елларда Хәсән абый архивларда утырып, әтисенең каберен эзләп тапты. Ленинград өлкәсендә әтисе җирләнгән туганнар каберлегенә туган авылыннан алып барган бер уч туфракны салып кайтты.   Хәсән абый Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Төрле районнарда инженер, “Сельхозтехника” оешмасы җитәкчесе, соңыннан “Татсельхозтехника” оешмасында директор урынбасары булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, Шәйдуллиннар Лаешта яши башлый. Авыл хуҗалыгы машиналары, чәчкечләр ремонтлау һәм җитештерү буенча үз эшләрен ачалар. Гап-гади авыл малаеның авыл хуҗалыгы өлкәсендә ясаган ачышларына исең китәрлек. Шәйдуллиннар уйлап тапкан чәчкечләрне Татарстанда гына түгел, 15 чит төбәктә дә кулланалар. Ул бөтен төр культураны чәчәргә яраклы, минераль ашламалар керткәндә дә уңайлы. Бу чәчкечләрне республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан хөкүмәте дә хуплаган. Аларны күпләп җитештерү өчен акча да бүлеп биргән булган. Хәсән Шәйдуллин рационализаторлык, уйлап табу буенча СССР һәм Татарстан отличнигы, Мәскәү, Санкт-Петербургтан бирелгән патентлары да бар. Ул космос белән дә кызыксынган. Фәнни ачышлар турында язган китаплары җитәрлек.   Лаешта яшәсәләр дә, Шәйдуллиннар туган якларын онытмый. Таулар авылындагы юлларны төзекләндерү, зиратын койма белән әйләндереп алу, корбан чалдыру, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә обелиск куйдыру эшләрендә иганәче булалар. Аларны авылдашлары гадел, гади, барысына да үрнәк булырлык пар иде дип искә ала. — Нәселебез өчен үрнәк иде алар. Туган-тумачаларыбыз күп. Хәсән абый барысын да барлап торды. Хәл белешмичә калган көне юк иде. Хәҗәр апа белән өч малай тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, ике уллары 40 яшьләре дә тулмыйча гүр иясе булды. Хәсән абый белән Хәҗәр апа уллары Раил канаты астында яшиләр иде, — дип сөйли әңгәмәдәшем. Авыл халкы бу игелекле кешеләрне онытмый. Өчесен, җидесен зурлап уздырганнар. Таулар авылында, Лаешта мәчетләрдә Коръән ашлары үткәргәннәр. Аларның кылган гамәлләре, игелекләре үзләренә савап булып ирешсен. Хәсән абый, Хәҗәр апа, урыныгыз җәннәттә булсын!   Эльвира МОЗАФФАРОВА

Ирек мәйданы

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://www.matbugat.ru/news/?id=35235

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X