erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Алар алдында башымны иям”

“Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында Лесхоз бистәсендә модульле фельдшер–акушерлык пункты (ФАП) төзелә.

Мәчет янында бик матур урында. 2 майда фундаменты салынган. Кыска гына вакыт эчендә җыеп та куйганнар.

Хәзерге вакытта эчке эшләрен башкарасы калган. 14 июльдә файдалануга да тапшырылачак. “Июльдә территориясенә асфальт түшәү дә планлаштырыла”, – диде Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Габделхаков.

– Төньяк районнарда быел 8 модульле бина эшләнәчәк. Шуларның берсе Үрнәк бистәсендә, – диде әлеге ФАПны төзүче “Татагролизинг” оешмасының әйдәп баручы инженеры Айдар Габдуллин. – Проекты бар. 100 процент комплект белән әзерләп тапшырабыз. Уңайлы мохит тудыру да каралган.

Бинаның эченә кердек. Бүлмәләр күп, иркен, якты, электр белән җылытылачак. “Әлегә кайда нинди кабинет буласын белмим. Бүген эшләп килгән медпункт белән таныштыра алам”, – диде 30 елдан артык стажы булган, шуның 20 елга якынын Үрнәктә эшләгән тәҗрибәле фельдшер Гөлсирин Шәфыйкова.

Мәдәният йорты белән кибет арасында урнашкан кечерәк кенә иске агач бина. Ә эченә кергәч, андагы уңайлыкка, чис-талыкка исең китәрлек. Санитарка юк, фельдшерлар үзләре тәртиптә тота. “Җил булса, бөтен тәрәзәләрдән бик каты салкын өрә. Тәрәзәләр тәмам беткән”, – диде Гөлсирин ханым.

Медпункт 4 авылга – Тылаңгыр, Күлтәс, Үрнәк, Өстеял халкына (барлыгы 1025 кеше) хезмәт күрсәтә. Участогында 18 яшькә кадәрге 174 бала, 60 яшьтән өлкән 302 кеше бар. Моннан тыш Лесхоз мәктәбе (192 укучы, күрше–тирә авыллардан да килеп укыйлар), балалар бакчасы (46 бала, шулай ук күрше авыллардан да балалар йөри) әлеге медпункт карамагында. Бер яшькә кадәрге 8 бала исәпләнә. Беренче аенда 7 тапкыр, аннан яше тулганчы атна саен аларның янына барырга кирәк. Балаларга прививкалар ясыйлар. Ковид белән авыручылар да шактый булган. Вакцинация, хәзер ревакцинация мәсьәләсе дә уңай хәл ителә икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Көн, төн, ял, бәйрәм юк бездә. Шалтыратып чакыруга эшеңне ташлыйсың да чыгып йөгерәсең, – диде Гөлсирин Шәфыйкова. – Быел апрельдә фельдшер Юлия Шәрифуллина килде. Яңа ФАПта бергә эшләячәкбез. Шулай ук быел машина бирделәр. Авыллар арасы 2-3 километр. Моңа кадәр үз машинам белән йөри, я килеп алып китәләр иде. Дөрес, бензины гына үз кесәмнән.  

– Сөткә бара идем. Әллә нигә башым әйләнеп китте. Нәрсә булды икән, – дип килеп керде шунда Нәфисә Фәттахова һәм безнең нинди эш белән йөрүебезне белгәч Гөлсирин ханымны мактап китте. – Рәхмәтләр яусын аңа. Бик ярдәме тия. Ирем ковид белән авырганда икешәр сәгать янында була иде. Үзенең кәефе булмаса да килми калмады.

– Мең рәхмәтләр әйтәм мин дә фельдшерларыбызга, – диде Рәйсә Сәйфуллина. – Мин гипертоник, диабетик. Алардан башка яши алмыйм. Төнлә дә шалтыратырга туры килә. Һәрвакыт якты чырай белән каршылыйлар, киңәшләрен бирәләр, тиешле даруларны язалар. Ковид белән дә авырдым. Вакытында дәва бирү нәтиҗәсендә җиңел кичердем. Алар алдында башымны иям.

“Монысы якын иде, яңасы ерагая инде”, – дип куйды Нәфисә апа. Әмма яңа ФАПтагы уңайлыкларны күргәч үзләре үк сөенер әле.

–  “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында быел тагын бер яңалык көтелә – Арча үзәк хастаханәсенә рентген һәм УЗИ аппаратлары да кайтарылачак, – диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X