erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды

Бүген район Советының чираттагы утырышында район башкарма комитеты җитәк чесе сайланды.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп моңа кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен җитәкчесе булып эшләгән Ренат Мансур улы Гатиятов сайланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гатиятов Ренат Мансур улы 1977 елда Арча районының Үрнәк бистәсендә туган, югары белемле, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Ренат Мансур улының уку һәм хезмәт юлы Үрнәктәге һөнәри училище белән бәйле. Ул анда укый, армия сафларында хезмәт итеп кайткач шофер, мастер, директор урынбасары була. 2013 елның мартыннан республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүлек җитәкчесе урынбасары булып эшләде. 2017 елдан ул Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе. Ул эшләгән елларда районның авыл хуҗалыгы тармагы зур яңарыш кичерде.
Район Советы утырыш карарлары белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X