erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы укытучылары яңа ноутбуклар алды

Арчада 373 укытучы ноутбуклар алды.

Бүген район мәгариф идарәсендә Арча районы укытучыларына тантаналы шартларда ноутбуклар тапшырдылар. Ак Барс Банк районга 373 ноутбук тапшырды. 

Республикада цифрлаштыру елы квсаларында Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән Татарстан мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту программасы гамәлгә ашырыла.

Барысы Татарстан укытучыларына 12 мең ноутбук тапшырылачак. Бу эш иске техниканы яңартырга, укытучыларга кәгазь эшен киметергә ярдәм итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров үз чыгышында Ак Барс Банк һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

“Әлеге проектны тормышка ашырган өчен барлык укытучылар, укучылар, әти-әниләр исеменнән Президентка, Мәгариф һәм фән министрына, Ак Барс Банкка рәхмәтебезне җиткерәбез", – диде Арчаның 5нче гимназиясе директоры Нияз Муллахмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X