erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Дан Аллеясында алдынгы чыгарылыш сыйныф укучыларының исемле йолдызлары кабынды.

Быел исемле йолдызлар Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлаган Илзирә Сираҗиева һәм Апаз мәктәбен тәмамлаган Руфина Гарипова хөрмәтенә кабынды.

Арчада Дан Аллеясында иң яхшы чыгарылыш хөрмәтенә яңа йолдызлар кабынды. Дан аллеясында иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә йолдызлар ачу 2009 елдан бирле матур гадәткә керде.  Ел саен биредә иң сәләтле, тырыш, уңышлары белән сөендереп торучы, олимпиадаларда, фестивальләрдә һәм ярышларда җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган чыгарылыш сыйныфы укучылары хөрмәтенә яңа йолдызлар кабына.

12 ел эчендә Дан Аллеясында 30 исемле йолдыз кабынды. Аллеяда Арчаның 1, 2, 3, 6 нчы мәктәпләрен, Арчаның 5 нче гимназиясе, Түбән Мәтәскә, Ташкичү, Наласа, Лесхоз, Ашытбаш, Иске Чүриле, Курса-Почмак, Яңа Кенәр мәктәпләрен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының исемнәре йолдыз булып яна.

 Быел биредә яңа ике йолдыз кабынды – Арчаның 5нче гимназиясен тәмамлаучы Илзирә Сираҗиева һәм Апаз мәктәбен тәмамлаучы Руфинә Гарипова йолдызлары.

“Хөрмәтле укытучыларбыз, әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары һәм безнең йолдызларыбыз. Чын күңелемнән сезне бүгенге матур көн белән тәбрик итәм. Бүгеннән сез барыгыз да олы юлга аяк бастыгыз. Монда булганнарның булганнары хөрмәтенә йолдызлар кабына. Зур уңышыгыз белән тәбрик итәм сезне. Килчәчәктә дә районыбызны, республикабызны үстерә торган  итеп эшләргә һәм яшәргә язсын, – дип район башлыгы Илшат Нуриев Илзирә белән Руфинәгә исемле йолдыз сертификаты һәм сәгать тапшырды.

Илзирә Сираҗиева «Ак Калфак» Бөтенроссия бәйгесенең Гран-при иясе, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчесе, халыкара, бөтенроссия бәйгеләре лауреаты, Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасында җиңүче.

“Беренче чиратта олы рәхмәтемне мин әти-әниемә әйтәм. Алар булмаса, мин бу үрләргә ирешә алмас идем. Яшьләр өчен мөмкинлекләр тудыручы район башлыгы Илшат Нуриевка, 11 ел буе укыган мәктәбем – 5нче гимназиямә, укытучыларыма, сыйныфташларыма, сыйныф җитәкчем Лилия Рөстәм кызына зур рәхмәт. Шулай ук балалар сәнгать мәктәбе минем өчен зур мөкинлекләр ачты. Аның директоры Гөлнара Бариевнага олы рәхмәтемне җиткерәм”, – диде Илзирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Руфина Гарипова – рус теле буенча Халыкара олимпиада призеры, республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары призеры, халыкара, республика бәйгеләр лауреаты.

“Мин бүген үз тырышлыгың белән максатларга ирешергә мөмкин булуына инандым. Киләчәктә минем кеше булып каласым килә.  Мин һәрвакыт әти-әниемның таянычын тоеп яшим. Әнием, ирешкән уңышларым өчен рәхмәт сиңа, – әнисенә рәхмәт сүзләре әйткәндә Руфинаның күзләре яшьләнде. – Шулай ук укытучыларыма, дусларыма зур рәхмәт”.

Ал тасманы кискәннән соң Дан аллеясында яңа йолдызлар кабынды, күккә күгәрченнәр очты.

Ак юл сезгә, хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Барлык хыялларыгыз һәм теләкләрегез чынга ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X