erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада фән олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призлы урыннар яулаучыларны бүләкләделәр

Арчада бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны – сәләтле балаларны бүләкләү тантанасы узды. Шулай ук аларны әзерләгән педагоглар да билгеләп үтелде.

Бүген район Мәдәният йортында “Сәләтле балачак – 2022” дип исемләнгән  фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Сәхнә түренә районыбызны республикага таныткан сәләтле балалар һәм аларның укытучылары күтәрелде.

2021-2022 уку елында барлык фән олимпиадалары буенча Арча районы мәктәпләре укучылары 124 призлы урын яулаган, шуларның 10 җиңүче һәм 114е – призер.

Сәләтле балаларны, аларның укытучыларын котларга муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия кәлимуллина килде.

Беренче булып сәхнә түренә халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларны чакырдылар. Арчаның 6нчы мәктәбе укучысы Исламия Мөхәммәтҗанова, Арчаның 2нче мәктәбе укучысы Анжелина Комарова татар теле буенча Халыкара олимпиадада, Апаз мәктәбе укучысы Зарина Гарипова рус теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр булдылар. Ашытбаш мәктәбеннән Азалия Сабитова «Илһам» Бөтенроссия конкурсында 1 урынны яулады. Укучылар сараена йөрүче Әнвәр Мөхетдинов һәм Айгөл Фәттахова шул ук бәйгедә икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Арчаның 2нче мәктәбе укучысы Данил Газизов һәм Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Азалия Шиһабиева сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасында призлы урын алдылар.

“Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, укучылар! Без шушы данлы Тукай ягында туубыз, яшәвебез белән горурланабыз. Сезнең уңышларыгыз – ул укытучыларыгызның да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Тырыш хезмәте өчен һәрбер укытучыга зур рәхмәт. Шулай ук әти-әниләрегезгә зур рәхмәт. Киләчәктә Арчабыз, республикабыз белән горурланып, нинди милләттән булуыгызга карамастан, милләтегез белән горурланып яшәргә насыйп булсын”, – дип раойн башлыгы илшат Нуриев тантананы ачып җибәрде.

Районыбызның 10 укучысы Бөтенроссия олимпиадасының Төбәк һәм Республика этапларында җиңүчеләр булды. Арчаның 1нче мәктәбе укучылары Адилә Мөхәммәткәримова, Камилла Габдрахманова, Азалия Шиһабиева  сәнгать буенча, 5нче гимназия укучысы Илзирә Сираҗиева – Татарстан тарихы буенча җиңүче, Апаз мәктәбе укучысы Роза Минҗанов һәм Яңа Кырлай мәктәбе укучысы Рузия Гайфуллина – рус әдәбияты буенча, Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Малик Мөхәррәмов – химия буенча, Шушмабаш мәктәбе укучысы Рамилә Һадиева һәм Иске Чүриле мәктәбе укучысы Камилә Гарифуллина – татар теле, Арчаның 5нче гимназиясе укучысы Фирүзә Мөхәммәтҗанова татар әдәбияты буенча җиңүче булдылар.

Шулай ук сәхнәгә мәктәп укучылары олимпиадаларының Төбәк һәм Республика этапларында призлы урыннар алучылар, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар күтәрелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүчеләргә һәм призлы урыннар алучыларга бүләкләр тапшырылды.

Укучыларның җиңүе – аларны укыткан укучыларның намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Бәйрәмдә олимпиадаларда иң күп җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар әзерләгән укытучылар аерым билгеләп үтелде. Алар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Концерт номерлары белән үрелеп барган бәйрәм Йолдызлар Аллеясында дәвам итте, исемле йолдызлар салу тантанасы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X