erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада республиканың иң яхшы хәрби машина йөртүчесен билгеләделәр

Бүген Арчада “Иң яхшы хәрби машина йөртүче” республика бәйгесе үтте.

Бүген, 26 майда, Арчада “Иң яхшы машина йөртүче” республика бәйгесе үтте. Анда республика ДОСААФ оешмаларында хәрби комиссариат юлламасы белән хәрби-исәп белгечлеге буенча укучы курсантлар көч сынашты. Якын араларда армия сафларына китәчәк егетләр өчен бу ярышлар үзләренең көчләрен сынау да, хәрби хезмәткә әзерлек тә иде.

Арча автодромында барысы 13 районнан килгән, үз районнарында узган ярышларда иң көчлеләр дип табылган егетләр ярышты.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны ТР ДОСААФ оешмасы рәисе генерал Сергей Старостин сәламләде.

Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре һәм машина төзелеше буенча вакытка тест үтте, турникта тартылуда, граната атуда, йөк машинасын йөртүдә, автоматны сүтеп җыюда үз көчләрен сынады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышларда Арча районы данын Әтнәдән Инсаф Нуруллин белән Рамил Мөхәрләмов яклады. Район ярышларында иң көчлеләр дип табылган Инсаф белән Рамил республика күләмендә дә сынатмады. Арча ДОСААФ оешмасы командасы, уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга лаек булды. Инсаф Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын, Рамил – Арча педагогия көлиятен тәмамлый. Егетләр икесе дә язгы чакырылышта армиягә китәргә әзерләнә.

“Ярышларга ДОСААФ оешмасында әзерләндек, – диделәр алар. – Безнең өчен иң авыры автоматны сүтеп-җыю булды. Барлык катнашучылар да көчле, шулай да сынатмадык дип уйлыйбыз”.

ТР ДОСААФ оешмасы рәисе урынбасары Әнәс Мәннанов арчаларның йөк машинасы йөртү буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәтүләрен билгеләп үтте.

“Гомуми нәтиҗәләр ничек булыр, ә машина йөртү буенча арчалар әйбәт нәтиҗә күрсәтте”, – диде ул.

 

Ул шулай ук арчаларның ярышларны югары дәрәҗәдә оештыруын дә билгеләп үтте һәм Арча ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алиевка ТР ДОСААФ оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды.

“Ярышлар лаеклы дәрәҗәдә үтте. Моның өчен Арча ДОСААФ оешмасы җитәкчесенә, коллективына рәхмәт”, – диде Әнәс Мәннанов.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әлмәт, икенче урынны Арча, өченче урынны Түбән Кама командалары яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X