erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар үстергән малайлар “Динамо”да

Бала спортның берәр төре белән шөгыльләнә икән, әти-әнинең баласын үстерәсе, җиңүче итеп күрәсе килә.

Бу гадәти хәл. Без Арча Боз сараена йөргән  хоккейчы балаларның җиңүләре турында язып торабыз. Уңышлары белән районны, республиканы шаулаткан 2009 елгы малайлардан торган “Ястребы” командасы турында да бер генә язмадык. Аларның беренче тренерлары Артур Гәрәев. Бүген  тренерлары – Евгений Тимощук. Алар 2020 елда республикада иң көчле команда буларак танылып, Сочига Россия күләмендәге ярышка бардылар. Һәм Россиянең көчле командалары белән уйнап, Татарстанда “Ястребы” дигән лаеклы команда барлыгын танытып кайттылар. Малайлар район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашуда да булды. Команда республика күләмендәге ярышларда җиңүләре белән гел шаккатырып торды. Узган ел апрель аенда үткән республика күләмендәге ярышларда җиңгәндә әле алар тулы команда иде. Һәм менә бүген аларның дүрт егете Казанда “Динамо” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Алар: Илсаф Бәдриев (әти-әнисе Альбина-Әхмәт), Нариман Исхаков (әти-әнисе Фирүзә-Фәнил), Нияз Сафиуллин (әти-әнисе Зилә-Алмаз), Камил Мөбарәков (әти-әнисе Ләйсән-Фәнил).

Беркөнне редакциягә Арчада яшәүче Фердинанд абый Шакиров килеп керде. Энекәш Фоатның оныгы Илсаф Бәдриев Казанда “Динамо” хоккей клубында шөгыльләнә, – дип сөйләде ул. – Аларны, дүрт малайны, яхшы  уйнаганнары өчен Казанга сорап алдылар. Рәхмәт, моңарчы алар йөргән Арчадагы “Ястребы” командасы турында язып тордыгыз. Бу үсеш турында да язасы иде. Әле менә яңа безнең малайлар уйнаган команда Идел буе федераль округында чемпион булдылар. Энекәш хастаханәдә дәваланып ята. Язсагыз, аның да күңеле булыр иде. Чөнки ул аны 5 яшеннән Боз сараена йөртте”. Әлбәттә, язабыз! Мондый күңелле хәбәрләргә битараф калып булмый. Илсафның әнисе Альбина Бәдриева да беркөнне редакциягә кереп чыкты. “Балалар Казанда яшиләр, – дип сөйләде ул. – Шунда укыйлар.  Тренерлары Лев Валерьевич Трифонов. Бик ошаталар”. Ошатмыйча! Малайлар хоккей дип атлыгып торалар. Менә шундыйларны, үзебезнекеләрне үстерергә кирәк!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Егетләрнең өчесе Арчадан, берсе – Нариман Исхаков Балтач районыннан. Аның әтисе Фәнил: “Республика күләмендә командалар очрашып тора, – дип сөйләде. – Безнең малайлар уйнаган “Ястребы” командасы казаннарны да җиңеп килделәр. Казан тренерлары кемнең ничек уйнаганын яхшы күрә. Безнекеләрне берничә ел чакырып йөрделәр. Узган елның сентябреннән тәвәккәлләдек. Без Балтачның Карадуган авылыннан. 6 ел Арчага Боз сараена йөрдек. Хәзер менә Казанда. Балалар шунда яшәп укыйлар, хоккейга йөриләр. 146нчы гимназиянең спорт классында укыйлар. Укулары әйбәт. Башта борчылган идек. Казанда ничек укырлар дип. Безнеке бит әле татарча укыган бала. Хәзер тынычландык. Безнеке иң яхшы һөҗүмче исемен алды. Яшәү төрлечә: кем фатирда, кем тулай торакта... Бездән теләк шул: балаларга хоккейда юл ачык булсын иде”.

Арчада 2009 елгы малайларның уйнаганын күзәткән бар. Алар кечкенәдән ут. Дөньякүләм мәйданнарда күрәсе иде аларны! Без шул теләктә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X