erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үтте

Бәйрәм ахырында балалар гадәттәгечә карга боткасы белән сыйланды.

21 мартта Арчаның 2 нче балалар бакчасында  Нәүрүз бәйрәме узды.

Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды.Татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Зилә Вафина, музыка җитәкчесе Йолдыз Абдуллина, төркем тәрбичеләре белән балалар Нәүрүзгә теләкләр, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр, яз турында мәкальләр, йолаларны искә төшерделәр, уйнадылар. Балаларга аеруча, төркемнәргә йөреп, ярма җыю, Нәүрүз теләкләре әйтү, халык уеннары уйнау ошады. Шулай ук бу көннәрдә балалар чәперчек дигән кош турында белде. 1нче мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткән “Ни өчен чәперчек килмичә боз китми?” дигән риваять белән таныштылар. Аның буенча шушы кош койрыгы белән бозга сукса, елгаларда боз кузгала икән.

Ә 21 мартта бакча каршындагы мәйданчыкта балалар Нәүрүз бәйрәменә җыелды. Алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, халык уеннары уйнадылар. Бәйрәм ахырында гадәттәгечә карга боткасы белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рәмзия Камалова,

Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X