erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның “Сандугач” балалар бакчасында районкүләм “Яшь полиглот” бәйгесе үтте

Бәйгедә 22 бала катнашты

Полиглот – күп  телләр белүче дигәнне аңлата. Кеше никадәр күбрәк тел белсә, шулкадәр күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә ала, рухи яктан баерак була дигән гыйбарә бар. Балаларга кече яшьтән телләр өйрәтү – заман таләбе. Бер яктан  фикерләү дәрәҗәсен, хәтерен яхшыртса, икенче яктан киң  эрудицияле итә. Шуны истә тотып, һәр елны районыбыз балалар бакчалары арасында “Яшь полиглот” бәйгесе үткәрү гадәткә әверелде.

     19 май көнне Арчаның “Сандугач” балалар бакчасында районкүләм “Яшь полиглот” бәйгесе безнең бакчада үтте. Ул, балаларга телләр укыту (татар, рус, инглиз) буенча алгы педагогик тәҗрибә уртаклашу, иҗади тәрбиячеләрне һәм талантлы балаларны ачыклау, туган телгә һәм башка телләргә карата хөрмәт тәрбияләү максатларын үз эченә алды. Чараны бакчабызда тәрбияләнүче балалар тантаналы итеп ачып җибәрде. Бөекбританиядән һәм күрше төбәкләрдән  кунакка кайтучы дусларыбызга милли бәйрәмебез – Сабантуй күренешен тәкъдим итү аша, телләр белүнең кирәкле булуын аңалаттылар. Пролог дәртле бию һәм  милләтара татулык турында  мәгънәле сүзләр, матур җырлар белән үрелеп барды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

        Әлеге районкүләм бәйгедә  шәһәр һәм авыл бакчаларында тәрбияләнүче 22 бала катнашты. Алар төрле телләр белүләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Һәр чыгыш нинди дә булса бер сюжетка корылган иде. Алар  төрле идеяларны яктыртты, киң эчтәлекле булды. Гадел хөкемдар тарафыннан карап уңай бәяләнде.

      Киләчәктә дә  телләр өйрәнүне дәвам итеп, уңышлы эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X