erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һаваларда торна тавышлары... (ВИДЕО)

Арчаның 9нчы балалар бакчасы җитәкчесе Эльвира Мостафина буыннар очрашуына дәште.

“Килми калмагыз, районның абруйлы ветераннары Флера апа белән Илдус абый Сәгъдиевлар һәм тагын олы тормыш юлы үткән хөрмәткә лаек ветераннар киләчәк”, – диде ул. Мондый очрашуга ничек бармый каласың инде!

Ветераннарның күбесе шушы бакчада эшләүче хезмәткәрләрнең әти-әниләре иде. Мөдир Эльвира Мостафинаның әнисе, ветеран-педагог Динә Фәйзрахманова да килгән иде. Яңасаладан заманында авыл Советы рәисе булып эшләгән Оркыя Мөхәммәтҗанова, Арча станциясендә яшәүче ветеран укытучы Равилә Гәрәева, Түбән Атыдан сугыш чоры баласы Зәйнәп Хәйруллина һәм башкалар бакчаның кадерле кунаклары булдылар. Арчаның педагогика көллияте “Кар десанты” җитәкчесе Илһам Низаметдинов та чакырылган иде. Очрашуны бакча җитәкчесе Эльвира Габделхәевна үзе алып барды. 9 май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган буыннар очрашуы иде бу. 5 буын – нәниләр, бакчада эшләүче яшь хезмәткәрләр, урта буын, сугыш чоры балалары һәм сугыштан соңгылар... Бу бакчаның балалары да ут, үткеннәр. Ә ничек алар матур итеп сугыш каһарманнары, ветераннары турында әзерләнгән стенд, төрле милләт киемендәге курчаклар, халыклар өйләре күргәзмәсе, музей, сугыш чорын хәтерләткән “тере рәсем” белән таныштырдылар. Кунаклар, балаларның оста итеп сөйләүләренә шаккатып, күргәзмә, музейны кызыксынып, тәэсирләнеп карадылар. Аннан соң очрашу залда дәвам итте. Балалар һәм шушында эшләүче хезмәткәрләр сугыш, тынычлык темасына җырлар башкардылар, сәхнә күренеше уйнап күрсәттеләр, биеделәр...

Кошларда да кеше язмышлары

Чит җирләргә китеп барышлары...

    (“Кайту”, Марсель Галиев).

Сугыш чоры балаларының күзләрендә яшьләр. Кайбер-ләренең әтиләре сугышка китеп барган да кайтмаган... Кичә барышында әнә шулай вакыт-вакыт күңелләр кузгалып, күзләр яшьләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча педагогика көллиятенең элеккеге җитәкчесе Илдус Сәгъдиев:  “Күңел тулды, валлаһи, – дип сөйләде. – Сугыштан кайтмаган кадерле әтием искә төште. Балалар белән ялгыз калган менә шушы чәнти бармак кебек кечкенә ябык әнием күз алдына килде”. Һәм бакча турында болай диде: “Җәннәт бит бу! Бу чараны зур аудиториягә күрсәтергә кирәк. Чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт”.

“Кар десанты” оешмасы җитәкчесе Илһам Низаметдинов:  “Безнең эзләнү эшләре буенча сәгатьләр буе сөйләргә була, – диде. – Минем бабам да 1942 елда хәбәрсез югалган. Әти 10 яшендә әтисез, гаиләдә иң олы бала булып калган. Сугыш һәр гаиләгә үз эзен салган. Сугыш булган урыннарда эзләнү эшләре барышында дистәләгән солдатның сөякләрен, шәхси әйберләрен таптык. Бик дулкынландыргыч мизгелләр...”

Түбән Атыдан Зәйнәп апа Хәйруллина: “Мин сугыш ятиме, – дип сөйләде. – 1941 елда әти сугышка киткәндә 2 айлык  булып калганмын. Ике абыем сугышка киткән. Берсе исән кайтты. Шундый яхшы очрашу оештырганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә. Нинди тәэсирле концерт номерлары! Күңелем булды...”.

Җитәкче Эльвира Мостафина бик матур җырлый да. Ул башкарган җырлар белән хатын-кызлар сәхнә күренеше күрсәттеләр. Үзе бер театр! Соңыннан чәйләр эчеп, фотоларга төшеп, бик риза булып таралыштылар. Ә күңелдә теге моң:   

Һаваларда торна тавышлары,

Ишетелә канат кагышлары.

Кошларда да кеше язмышлары,

Чит җирләргә китеп барышлары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X