erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башта эзләрне саныйлар

Әңгәмәдәшебез – Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Илһам Галимҗанов.

Илһам Мәхмүтович, хайваннарның кышкы исәбен алу ничек оештырыла?

– Кыргый хайваннарның кышкы исәбен алу аеруча мөһим чараларның берсе булып тора. Ул 15 гыйнварда башланды һәм 10 мартта төгәлләнә. Мондый исәп алу хайваннарның күпме икәнлеген ачыклау өчен кирәк. Шуның  нәтиҗәләренә карап алдагы ау сезонын ачу яки ачмау, ачкан очракта күпмесен ауларга рөхсәт итү мәсьәләләре ачыклана.

Инде исәпнең үзенә килгәндә, аны үткәрүдә нигездә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар катнаша. Алар махсус маршрутлар буйлап үтәләр һәм җәнлекләрнең эзләрен саныйлар. Безнең районда Арча, Үрнәк, Зариф кордоны аучылык хуҗалыклары, Сурнар дәүләт заказнигы, һәркемгә ачык аучылык биләмәләре, “Шура” дәүләт табигый зоологик заказнигы территорияләрендә барысы 35 маршрут билгеләнде. Барысы – 501 километр, шуның 112 километры урманнарда, 389 километры – кырда.

– Нинди җәнлекләр эзләре һәм кошлар исәпләнәчәк?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең район буенча болар – поши, кабан, селәүсен, бүре, төлке, сусар, көзән, тиен, ак куян, үр куяны, кошлардан – боҗыр, көртлек, суер, соры көртлек.

– Бездә Кызыл китапка кергән нинди җәнлекләр һәм кошларны очратырга була?

– Соңгы елларда урманнарда яши торган ак куян Кызыл китапка кертелде. Аккошлар, торналар шулай ук Кызыл китапта. Алар закон белән сак-лана, әлеге китапка кергән җәнлек  һәм кошларны аулау тыела, моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X