erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренче дәресләр

Табигать һәм кеше

Әлеге фоторәсемнәрне  газетабызның сайтына урнаштырган идек. Укучылар арасында зур кызыксыну һәм гаҗәпләнү уяткан алар. “Ни өчен аккошлар олы юл буена чыккан? Бик сәер хәл...” – дип язган бер укучы.

Кошлар тормышын бик үк яхшы белмәгән кеше өчен сәер тоелуы гаҗәп түгел. Ә менә миндә бу рәсемнәр бөтенләй башка хисләр уятты. Нинди акыллы, бала җанлы кошлар, бу аккошлар! Инде якыннанрак  таныштырыйк. Әлеге юлның бер ягында ферма, ферма янында гына куе камышлы күл. Бала чыгару өчен аннан да уңайрак урын табу кыен. Чөнки оя дошманнар күзенә чалынмый, янәшәдә генә йөргән кешеләрне алар дошманга санамый (Кызыл китапка кертелүләрен үк белеп бетермиләрдер инде).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менә шундый тыныч урында 7 бәбкә чыгара болар. Күкәй эчендә вакытта ярый әле, ә менә борынлап чыгуга ул бәбкәләр тик тормаячак, тегендә-монда йөгерәчәк бит. Бердәнбер юл – зур суга алып чыгу. Анда инде юк-бар дошманнар зыян сала алмый, ата аккош – ышанычлы, көчле сакчы.  Канаты белән сугып төлкене дә миңгерәтергә, тешләгән урыннан өзеп алырга мөмкин.

Әлеге аккошлар өчен зур су – олы юлның аръягында. Әмма аңарчы машиналар узып торган олы юлны аркыласы. Адәм баласын да кечкенәдән “Уңга, сулга карап чык!” – дип өйрәтәләр бит. Менә бу кошларга игътибар беләнрәк карагыз әле: ата кош уңга-сулга карап юлның иминлеген ачыклый, бу вакытта ана кош балаларын читтәрәк туктатып көтеп тора. Машиналар беткән арада әлеге гаилә юлны аркылып зур суга юл тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X