erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бетергәнче яңасын булдыр!

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов җиңүче хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелектә алты айлык эшенә йомгак ясалды. Күчмә кубокка “Яңарыш” ширкәте (җитәкчесе И.Садыйков) лаек булды. “Северный” ширкәте – икенче, “Аю” ширкәте өченче урында.

– Район буенча алты айда 32393 тонна сөт савылды, бу узган елның шул чорындагыдан 424 тоннага кимрәк, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов.

– Сөт кимүнең сәбәпләре?

– Узган ел бу чорда “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте 1734 тонна сөт җитештергән иде, билгеле сәбәпләр белән сыерлары бетерелде, димәк сөте дә юк дигән сүз. Әйбәт эшләүче хуҗалыклар исәбенә бу сан 424 тоннага калды. “Яңарыш” ширкәте сөт савуны 31 процентка арттырды, 851 тонна сөтне күбрәк сауды. Бу 34 млн сум өстәмә керем дигән сүз.

“Северный” ширкәтендә 222 тонна күбрәк саудылар. Бу хуҗалыкта алты айда бер сыердан уртача 4681 килограмм сөт саудылар! “Яңарыш”та – 3963 килограмм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге хуҗалыкларның мондый  уңышлары очраклы түгел. Алар яңа технологияләр кулланалар, көтү белән идарә итү, ашату программалары керттеләр.

“Аю”, “Кишет”, “Казанка”, “Төрнәле–Пошалым”, “Игенче”, “Кызыл Яр” ширкәтләре дә сөт савуны күпкә арттырдылар.

– Күргәнебезчә, баш саннары кимү дәвам итә.

– Әлеге мәсьәлә безне бик борчый. 1 июльгә хуҗалыкларда 30907 баш мөгезле эре терлек исәпләнә иде. Бу узган елгыдан 1919 башка ким. Моның сәбәпләре төрле. Мәсәлән, “Кишет” ширкәтенә 500 сыерны кире кайтардылар. Урыннарны бушату өчен үгезләрне иткә тапшырдылар. Шушы көннәрдә Венгриядән 132 тана кайтарылды. Таналар әле тагын кайтачак, дип әйтәләр. Кимегән баш саннарын яңадан торгызырга исәплиләр.

“Северный”, “Тукай”, “Кырлай”, “Заря”, “Ашыт” ширкәтләрендә терлекләрнең баш саннары артты. Ә менә “Төрнәле–Пошалым”, “Ташкичү”, “Ашытбаш”, “Ватан”, “Игенче”, “Аю” хуҗалыкларында кимүгә юл куелды. Кемдер моны лейкозга каршы көрәш белән аңлата, кемдер аз сөт бирә торган сыерларны бетерәбез, диләр. Ярар, шулай да булсын, тик алар урынына башка терлекләр булдыр, бозау алуны җайга сал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X