erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без һәрвакыт әзер!: Арчада пионер хәрәкәтенең 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Районда Пионерия көне балалар оешмалары күргәзмәсе белән башланып китеп, пионер хәрәкәте ветераннарының истәлекләре белән үрелеп барган Владимир Ильич Ленин исемендәге пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган тантаналы линейка белән дәвам итте һәм Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

19 майда пионер оешмасының туган көне билгеләп үтелә. Быел әлеге истәлекле көндә пионер хәрәкәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Кызыл галстук һәм пионер анты озак еллар дәвамында мәктәп укучыларының тормыш символы булып килде. Кызыл галстук, тантаналы ант, пионер җыеннары, походлар, дуслык учагы – пионер хәрәкәте ветераннары бүген боларның барысын да зур дулкынлану белән искә ала.

Кичә, 19 майда, пионер оешмасының 100 еллыгы уңаеннан Арча Мәдәният йортында пионерлар һәм вожатыйлар, варислар һәм остазлар җыелды.

Мәдәният йортына кергәндә үк кунакларны Арчаның 2нче мәктәбенең барабанчылары һәм Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары сәламләде.

Икенче катта балалар һәм яшьләр оешмаларының эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә оештырылган иде. “Казан арты” тарих-этнография музее, Арчаның 1нче, 2нче, 6нчы мәктәпләре, 5нче гимназия, Өчиле, Лесхоз мәктәпләре пионерия тарихы, Татарстан варислары берлеге, Россия укучылар хәрәкәте турында сөйләде. Лесхоз мәктәбе укучылары мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук монда кунаклар сугыш чоры баласы, кайчандыр үзе дә кызыл галстук йөрткән Рая Фәтхуллина һәм бөтен гомерен пионерия хәрәкәтенә багышлаган, күңеле белән бүген дә пионер булып калган Яңа Кенәрдән Әлфия Бәдретдинова белән әңгәмә кордылар.

 

“Мин сугыш чоры баласы, – дип башлады Рая Фәтхуллина. – 1951 елда пионерга кердем, классыбыз белән ант итеп кердек. Ул вакытта галстуклар юк иде. Без галстукларны кызыл материядан тегеп, аны самоварда утюклап, көн саен мәктәпкә барганда галстук һәм значоклар тагып бара идек. Пионериянең үз законнары, үз девизы бар: яхшы укырга, туган илне яратырга, чараларда актив катнашырга. Без быргы кычкыртып, барабан кагып, сборларга йөрдек, металл ватыклары, хуҗалыклардан чиләк белән көл җыйдык. Иң яратып уйнаган уеннарыбызның берсе “Аҗаган” иде. Ялгызларга утын яру, бакча китмәнләү, бәрәңге утырту эшләрендә булышып килдек. Пионер безне кеше белән дус булып, тату булып яшәргә әхлаклылыкка өйрәтте. Сугыштан соңгы елларда әтисез калган балаларны ялгыш юлга кереп китүдән саклап калды”.

Рая апа үзе белән пионер вакытында төшкән фотолар да алып килгән иде.  Бәйрәм чарасы Владимир Ильич Ленин исемендәге пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган тантаналы линейка белән дәвам итте. Ул пионер оешмасының байрагын алып чыгу белән башланып китте. Аны горур атлап Арчаның 2нче мәктәбе укучылары алып чыкты.

Килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде. Ул кайчандыр үзенең дә пионер булуын билгеләп үтте һәм пионерия хәрәкәтенең барлык ветераннарына рәхмәт белдерде.

“Хөрмәтле ветераннарыбыз, өлкәннәребез, сезнең барчагызга үземнең рәхмәтмне белдерәсем килә, – диде ул. – Сез үзегезнең хезмәтегезгә, укытучы эшчәнлегенә хыянәт итмичә, аны саклап калдыгыз, өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, бүген дә безне, яшь буынны, яшь балаларны хатирәләр белән шул тормышка алып кайттыгыз. Алга таба да картаймыйча, сагышларга сыгылмыйча, безне  өйрәтеп, безнең өчен үрнәк булып яшәгез! Без сезне хөрмәт итәбез, без сезне яратабыз”.

 Мәгариф отличнигы, Арча шәһәренең мактаулы гражданины, сугыш чоры баласы Илдус Сәгдиев сугыштан соңгы авыр елларны искә төшерде.

“Мин башлангыч сыйныфларда укыганда пионерга кердем. 1951 елда комсомол булдым, – дип башлады ул. – Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы еллар бик авыр булды. Туйганчы ашар идек дигән вакытлар күп булды. Бәрәңге булса да сөенә идек, ипи, хәзерге ризыклар турында хыяллана да алмадык. Миннән генә торса, мин һәр авылда бәрәңгегә һәйкәл куяр идем. Нинди генә авыр еллар булса да, без пионер, аннан соң комсомол булуыбыз белән горурландык. Без, әтисез үскән сугыш чоры балалары, пионер һәм комсомолда яклау таптык. Пионер һәм комсомол безне тәрбияләде, кеше итте. Әлеге рәхмәт хисләрен мин бүген балаларымда, оныкларымда һәм оныкчыкларымда тәрбияләргә тырышам”.

Бу көнне игътибар үзәгендә гомерләрен пионерия хәрәкәтенә багышлаган ветераннар, вожатыйлар булды. Бүген алар символик “учак” янында очрашты һәм пионерлар гимнын башкарды. Аларның һәркайсы турында аерым китап язарга булыр иде. Алар үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән районыбызның хөрмәтле педагоглары.

Алар арасында 40 ел Яңа Кенәр авылында өлкән пионервожатый булып эшләгән, гомере буе кызыл галстукка тугры калган Әлфия Бәдретдинова да бар иде. Пионер хәрәкәте ветераны, вожатый-методист, Татарстан варислары берлеге әгъзасы, И.Малкин премиясе  лауреаты, “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале кавалеры Әлфия апаны чын мәгънәсендә пионер эше профессоры дип әйтеп булыр иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлфия Бәдретдиновааның туган көне дә пионерия көне белән туры килүе аеруча да истәлекле. Бу көн аның өчен икеләтә бәйрәм.  

“Галстук яшәргә көч бирде, – ди ул. – Өйгә кайткач та галстукны салмадым. Галстуктан башка беркая да бармадым. Галстук мине картайтмады, галстук яшәртте,  галстук мине рухландырды. Мин шуңа шатланам, балаларым минем үзем шикелле галстуктан йөрделәр. Бүген дә галстуклы балалар күргәч, яшәреп киткәндәй булдым”.

Бәйрәмегез белән Сезне, Әлфия апа! Гел шулай күңелегез белән яшь, актив булып калыгыз!

Хезмәт эшчәнлеген пионервожатый булып башлаган Альмира Гатауллина сыйныф җитәкчесе, директор урынбасары, мәктәп директоры булып та эшли. Үзенең карьера үсешен ул нәкъ менә понервожатый эшчәнлеге белән бәйли.

«Вожатый ул янып торган, үзе артыннан башкаларны да ияртә торган актив кеше булырга тиеш, – дип җавап бирде ул “Кем ул вожатый?” дигән сорауга. –  Бөтен эштә актив булу – кешене кеше итә, янып яшәргә өйрәтә. Андый кеше янында балалар да чын кеше булырга омтылалар. Ярыша-ярыша эшләдек. Каен бөресе, металл калдыклары, сөяк, көл җыю – без бу эшләрнең барысын да кирәк дип эшләдек. Киләчәккә, югарыга омтыла торган балалар тәрбияләдек”.

Альмира ханым эшләгән вакытта Төбәк-Чокырча мәктәбенең пионер дружинасы районда, республикада иң яхшы дружина дип таныла. Альмира ханыма Мәскәүдә Бөтенсоюз конференциясендә чыгыш ясау бәхете елмая.  

“Бу минем өчен зур горурлык, – ди ул. – Шул вакытта ничек дружина флагын тоткан, гомер буе шул флаг белән атлыйм. Мин пионерларның фанаты булдым һәм һәрвакыт булачакмын”.

Валентина Гаранина кечкенәдән үзенең укытучы буласын белеп үсә. Мәктәптә укыганда ук ул активлыгы белән аерылып тора. Комсомолның район комитетында Арчаның 1нче мәктәбенә юллама алганнан соң ул Советлар Союзы Герое Валентин Ежков исемендәге дружинага эләгә.

“Мин һәрвакыт янымда миңа ярдәм итәргә әзер булган кешеләр, киңәшләре белән булышырга әзер торучы остазлар, мине һәрвакыт аңлаучы балалар булуына ышанып яшәдем”, – ди ул.

Бәйрәмдә Валентина Васильевна видеофильм аша кунакларны Арчаның 1нче мәктәбендәге музейга “алып барды”. Әлеге музей элеккеге пионерия бүлмәсендә урнашкан. Анда В.Ежков исмендәге дружинаның пионер байрагы, пионер формасы, пионер галстугы, фотоархив һәм башка истәлекләр саклана.

Рузалия Насыйбуллина Ташкичү һәм Арчаның 3нче мәктәпләрендә өлкән пионервожатый булып эшләгән. Үз эшенең фанаты диләр аның турында. Үзе баянда уйный, җырлый, биюче, нәфис сүз остасы, шагыйрь. 12 ел буе өлкән пионервожатый булып Рузалия ханым – ВЛКСМның иң яхшы пионервожатые значогы, Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының Үзәк һәм Республика советларының Мактау грамоталары иясе, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Ул җитәкләгән “Аркадий Гайдар” исмендәге дружина районда гына түгел, республикада уң флангтагы дружина исемен йөртте.

Муеннарына кызыл галстук бәйләп сәхнәгә шулай ук гомерләрен пионерия өлкәсенә багышлаган Венера Гарипова, Тәнзилә Нуриева, Гөлсинә Вәлиуллина, Лилия Закирова күтәрелде.

Район пионер оешмасын җитәкләгән Надия Мифтахетдинова пионер елларын фестивальләр, пионер учаклары, пионер җыры смотрлары, җәмгыятькә файдалы эш белән бәйләде.

“Болар һәм башка эшләр пионерларны яхшылыкка өйрәтте, дуслык һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләде, – диде ул һәм районда узган пионер җыеннарын искә төшерде. – Өлкән пинервожатыйлар һәм өлкән буын вәкилләре районда узган пионер җыеннарын хәтерли торгандыр. Шәһәребезнең үзәк мәйданында, кызыл галстук бәләп, значоклар тагып, пионерга кабул итә иделәр. Тантаналы шартларда пионер анты кабул иттеләр. Пионер галстугының өч кырые коммунистлар, комсомоллар һәм пионерлар буыннарын, ә өч кырыен тоташтырган төен өч буынның бәйләнешен аңлата иде”.

Надия Мифтахетдинова комсомол лидерларын да атап китте: комсомол оешмасы скекретарьлары Роберт Гарипов, Ринат Һидиятов, Фәрит Моратов, Флера Моратова, Алимас Әмиров, Динар Төхвәтуллин, пионер хәрәкәте лидерлары ИлҺам Шакиров, Венера Алиева.

Истәлекле дата уңаеннан пионер хәрәкәте ветераннары район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларына ия булды.

Сәхнәдә ветераннарны аларның эшләрен дәвам итүчеләр алыштырды. Арча Пионерлар йорты каршында эшләгән “РИТМ” район пионер штабы активистлары истәлекләре белән уртаклашты, рәхмәт сүзләре белән җитәкчеләре Валентина Гаранинага чәчәк букеты тапшырды. Алар Арча Укучылар сараеның Рәхмәт хатларына лаек булды.

Бүген пионерларның матур традицияләрен Россия укучылар хәрәкәтенә керүче яшь буын дәвам итә. “Без – Россиянең киләчәге”, – диләр алар горурлык белән.

Бәйрәм чарасы Арча үзәгендәге кайчандыр укучыларны пионерга кабул иткән мәйданда Ленин һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X