erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без сине сагынабыз, онытмыйбыз

Редакциягә Арчада яшәүче Сания апа Касыймова шалтыратты.

“Тәлгать Гомәров “Татарстан яшьләре” газетасына язган “Сакалбайлар” мәкаләсендә минем иптәшем Илгизәр Касыймов турында бик җылы итеп язган. Күңелем тулды... Быел июнь аенда чыккан язма ул. Без олы яшьтә инде хәзер, “Татарстан яшьләре” газетасын алмыйбыз. Шуңа да без бу мәкалә турында белми калганбыз. Менә әле укыдым мин аны. Һәм бик күңелем булды. Бик зур рәхмәт Тәлгать Гомәровка. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын үзенә. Мәкаләдәге Илгизәр турында язылган юлларны район газетасында да бастыра алмыйсызмы. Без бик рәхмәтле булыр идек”.

Әлбәттә, мәкаләдәге Илгизәр абый турында язылган өлешне газетада бастырабыз. Берәр фотосы булмасмы икән дигәч,  редакциягә дә кереп чыкты Сания апа. Бергәләп фотолар карадык, сөйләшеп утырдык. “Бик әйбәт кеше иде, – дип Илгизәр абый турында сөйләде ул. – Бервакытта да начар сүз әйтмәде. Мин үзем Утар Атыдан. Ике малай бер кыз тәрбияләп үстердек. Кайнана (Мәрьям) белән яшәдем. И-и, Илгизәр белән бергәләп мәчеткә йөрер идек... Хаҗга барып кайттык”. Мин ялгызлар турында сүз кузгаткач, Сания апа: “Бер-береңне яратып яшәүгә ни җитә!” – дип, үзара җылы мөнәсәбәтләрен сөйләп алды. Көн дә көндәлек язып баруы белән дә шаккатырды ул. Ә Илгизәр абый уен-көлкеле, шаян кеше дә булган. Арчаның Кызыл Бистә урамында 2014 елда үткәрелгән Коръән ашының видеосын карап утырабыз.  Илгизәр абый догалар укып, багышлап, ашлар өләшә башлагач: “Башта ир-атларга чыгарыгыз, калса хатын-кызларга бирерсез...”, – дип көлдерә.

...Исән булса, 8 ноябрьдә 81 яшь тулган булыр иде. Октябрьдә мәрхүм булганына ике ел. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әйдәгез бергәләп безнең элеккеге мөхәрриребез Тәлгать Гомәров язган мәкаләне укып, Илгизәр абый Касыймовны искә алыйк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арчаның үзәк Җәмигъ мәчетендә озак еллар Илгизәр хәзрәт Касыймов имамлык итте. Арча бистәсе халкы аны нык хөрмәт итә иде, – дип яза Тәлгать Гомәров. – Коръән ашлары, никах, балага исем кушу, мәетне соңгы юлга озату, корбан чалу өчен Илгизәр абыйдан башка бер имамны да чакырмадылар. Чөнки ул яшьтән үк үзлегеннән шәригатьне өйрәнеп, чын күңеленнән Аллаһка ышанып, баш-аягы белән ислам диненә чумып, шуны халыкка да аңлатырга, өйрәтергә тырышты. Хатыны, балалары да дин юлында булды. Бер улы Шамил, югары дини белем алып, хәзер “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә. Илгизәр хәзрәтне еш искә ала Арча халкы. Ул соңгы көненә кадәр үзе төзеткән, гомерен шушы мәчет, мәдрәсәне төзек, матур тоту өчен көчен кызганмыйча хезмәт куйды. Мәчетнең ябылып торганы булмады. Ике гает бәйрәме вакытларында халык мәчетнең ике зур залына гына сыймыйча ишегалларын да тутыра иде. Вәгазьләрне, биш вакыт намазны да көн саен Илгизәр хәзрәт үзе үткәрде, сөйләде, аңлатты. Ифтар, гакыйка, нәзер ашларына да, мәдрәсәдә балалар, олылар катнашындагы дәресләргә дә күпләп йөрделәр. Илгизәр хаҗи һәр кешене олылый белде, шуңа күрә аның үзен дә хөрмәт иттеләр. Тирән эчтәлекле вәгазьләр тың­ларга йөрүчеләрнең күбесе намазга басты. Минем үземнең дә Ислам диненә беренче адымнарым шу­шы мәчеттән, Илгизәр хәзрәтнең хәер-фатихасы белән башланды. Шуңа күрәдер дә ул минем кү­ңелләрдә һаман да исән кебек саклана. Шушы ук мәчеткә баргач, мөнбәрдә аның басып торганын күргәндәй булам. Илгизәр аганың ихлас тырышлыгы белән күпләр Ислам динен, аның кануннарын, мәгънәләрен аңлап, тормыш юлларын дөрес якка үзгәрткәннәрдер дип уйлыйм. Урының оҗмахта булса иде, Илгизәр ага! Без сине сагынабыз, онытмыйбыз...”.

…Бу юлларны укыганнан соң тыйнак кына елмаюлы Илгизәр абый күз алдына килә. Яхшы кешеләр онытылмый шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X