erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәчүлекләрне кабул итү Арча сорт сынау участогыннан башланды

Аның мөдире Фәнис Зариповның һәр килгән саен нинди дә булса яңалык белән таныштыруы турында язганым бар иде инде. “Быел беренче тапкыр  мисыр тарысының (сорго) – 5, судан үләненең 4 сортын сыныйбыз. Болар корылыкка чыдам  культуралар, аларны җәй уртасында да чәчеп яхшы уңыш алып була”, – диде ул.

Узган елгы корылык әлеге сорт сынау участогында да үзен нык сиздергән – ай буена нибары 3 мм яңгыр яуган. Быел әлегә хәлләр әйбәт, шартлар уңай. Биредә 12 культураның 202 төрле сортын сыныйлар.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов урып-җыюга әзерлек, ындыр табакларын яңа ашлык кабул итүгә әзерләү, орлыкчылык хуҗалыкларына куела торган таләпләр, үсемлекләрне саклау чараларын куллану тәртибе турында сөйләделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин белән берлектә хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр автобуска утырып басулар аша үттеләр. Һәр хуҗалыкның баш агрономы яки җитәкчесе кайда нинди культура игелүе, чәчү, тәрбияләү, саклау чаралары турында сөйләп бардылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Игенче” ширкәте – районда иң зур хуҗалыкларның берсе. Баш агроном Марат Вахитов зур тәҗрибә туплаган белгеч. “Мин үзем дә аның белән еш киңәшәм”, – ди “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов. Өйрәнерлек әйберләр күп биредә. Менә диңгез кебек чайкалып утырган кандала үләне басуына тукталабыз. “600 гектардан артык ул бездә, – ди баш агроном. – Яхшы сидират, аны хәзер туфракка күмдерәбез, орлыкка да калдырачакбыз”. Кандала үләненең бер гектары 300 килограммга кадәр ашлама калдыра, ди белгечләр. Һәм моны һәр хуҗалыкта эшләргә мөмкин.

“Игенче”, “Венета”, “Ашыт”, “Кызыл Яр”, “Аю”, “Ташкичү” ширкәтләре басуларын узганда җитәкчеләренә дә, белгечләренә дә уңайсыз хәлдә калырга туры килмәде. Һәркайда тырыш хезмәт нәтиҗәсе күренеп тора сабан культуралары да, көзге культуралар да мул уңыш вәгъдә итә.

Гаиләдә төрле бала була, диләр бит әле. Бу көнне дә без “2”ле, “3”ле билгеләре куярлык басуларны да күрдек. Ата-бабаларыбыз да “Җирне алдап булмый!” – дип әйтеп калдырганнар бит. Тиешенчә эшкәртмәсәң, йөрәк җылыңны биреп эшләмәсәң ул да сиңа берни бирмәячәк. Руслар әйтмешли: “Какой привет – такой ответ!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X