erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дөньяда сүзебез бар (ВИДЕО)

Гасырларны тоташтыручы шәхес.

Арчаның 2нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева белән очрашсак сөйләшеп туймыйбыз. Чөнки без бер-беребезне Казанда университетта укыганнан беләбез. Очрашкан саен ул бер яңалык әйтми калмый. Бу юлы: "Казанда 11нче татар гимназиясендә конференциядә булдык, - дип сөйләде. - Безне университетта укыткан галим Хатыйп Миңнегулов белән иде ул гамәли конференция. Бик күңелем булып кайтты. Үзенә бертөрле җылы, рәхәт очрашу. Күңелгә якын, җитди сөйләшүләр булды. Хатыйп абый 83 яшьтә. 1939 елның 12 маенда туган.  Исән-сау. Конференциядә үзе катнашты. Зәй районы Апач авылыннан. Университетта укыганда күпме арчалар аннан белем алды! Искиткеч кеше!". "Менә шул турыда безнең газетага да языгыз әле!" - дип күтәреп алдым мин сөйләшүне. "Ярар", - диде әңгәмәдәшем. Рәсимә ханым сүзендә торды, көнендә үк язып салды да. Рәхмәт. Әйдәгез хәзер мәкаләне бергәләп укыйк. Румия Надршина.

Гасырларны тоташтыручы шәхес

 

Хатыйп Миңнегулов – татар милли рухы сакчыларыннан берсе, яклаучысы, тарихи хәтеребезне йокысыннан уятып, үткәннәр белән бүгенгене ялгап, татар зыялыларын халкыбызның бөеклегенә инандырган  галимнәребезнең берсе.

2022нче елның 25нчы маенда Казан шәһәре  Совет районы 11нче татар гимназиясендә “Дөньяда  сүзебез бар”  дип исемләнгән  Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы  исемендәге  III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте.

 Инде өченче ел рәттән үткәрелгән әлеге конференциягә Хатыйп абыйның туганнары, иҗатташ дуслары, укыткан студентлары, мәктәп балалары,  гомумән,  аның иҗатын яратып укучылар җыйналган иде. Килгән эшләрнең 200 дән артык булуы гына да галим иҗатының гаять тирән һәм мәгънәле булуын сөйли. Бик рәхәт, җылы, “мамыклы” булды бу очрашу. Арчалар монда да иң актив катнашучылар икән. Җыентыкка кергән хезмәтләрне карап чыктым да шундый фикергә килдем.

Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген бәяләү өчен  аның турыңда замаңдашлары әйткән фикерләрне уку да җитә:

...Профессор Хатыйп Миңнегулов — әдәбиятыбыз тарихын фәнни өйрәнү һәм әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән татар халкына җиткерү буенча иң актив эшләүче галимнәребезнең берсе... Әстерхан, Горький, Ырынбур, Пенза, Төмән өлкәләрендәге, Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы югары уку йортларына, мәгариф бүлекләренә, укытучылар коллективларына фәнни-методик ярдәм күрсәтә, бик еш эчтәлекле лекцияләр белән чыгышлар ясый.

Резидә Ганиева, әдәбият галиме. 1995

 

...Җентекли башласаң, исең китә: бу зыялы галимебез берүзе халкыбызның алгарышы өчен шулкадәр зур хезмәт куйган. Дөресен әйткәндә, ал арны бер генә зат башкарганлыгына ышанып та бетәсе килми. Ә бит боларның барысы да хак, чөнки алар безнең күз алдында бара. Ул — бер үк вакытта атаклы Казан университеты мөгаллиме, киң колачлы тикшерүче-галим, фәнни эшләрне оештыручы һәм тагын бик күп сыйфатларда җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә торучы шәхес...

Университет укытучысы булу — үзе зур хезмәт. Моның өчен, әлбәттә, иң әүвәл галимлек төп шарт булып тора. Ихлас галим булмаган кеше чын мәгънәсендә югары уку йорты мөгаллиме була алмый, чөнки аның һәр лекциясе ачыш булып кабул ителергә тиеш. Хатыйп Йосыф улының лекцияләре студентлар тарафыннан нәкъ әнә шулай бәяләнә дә...

                                            Фоат Галимуллин,

                   әдәбият тәнкыйтьчесе. 1999

 

Җитмешенче еллар башында, нәкъ менә татар әдәбиятының урта гасырлар дәверен төзү барганда, әдәбият белеме мәйданына якты бер шәхес, соңыннан югары исем, фәнни дәрәҗәләргә ия булган зур галим Хатыйп Миңнегулов килеп керде һәм беренче хезмәтләрендә үк ул моңа кадәр тиешле өйрәнелмәгән яисә читтә кала килгән һәм төрле карашлар тудырырга мөмкин ядкярләрне тикшерүне максат итеп, алга таба бөтенләй яңа проблемалар күтәреп, зур фәнни хезмәтләр бирде, татар әдәбиятын күптән көтелгән сәхифәләр белән баетты... Ул — татар әдәбият белеменең якты бер маягы, имән баганасы... һәм дөнья тюркология фәнендә зур хезмәтләре нигезендә абруйлы урын биләгән олы ихтирамга ия профессор...

                                                      Шакир Абилов, әдәбият галиме. 2000

 

Әдәбиятыбызның тарихын тагын да киңәйтү, аны моңа кадәр читтә кала килгән , яисә тиешле бәя алмаган әсәрләрне өйрәнүне дәвам иттерү юлы белән тулыландыра баруны изге бурыч итеп куйган Хатыйп абый.   халыкбызның рухи эшчәнлеге казанышларын өйрәнүдә зур игътибарга лаек алты йөздән артык хезмәте бар аның. Галимнең бу хезмәтләрен бөтен татар җәмәгатьчелеге белә һәм таный; алар бүгенге көндә вузларда һәм урта мәктәпләрдә татар әдәбияты тарихын укытуда нигез хезмәтләр ролен уйныйлар. Танылган әдәбият галиме,   Хатыйп абый Миңнегулов, чын мәгънәсендә, гасырларны тоташтыручы остаз ул!

 Бу урында Хатыйп абый турында тарихчы, галим Равил Әмирхан иҗат иткән шигырь урынлы булыр:

Зәйдә туып, Зәй суларын эчтең,

Казаннарда – гыйлем чишмәсен,

Тәкъдир иттең түрәлекне түгел,

Ә гап-гади китап чишмәсен.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тормышыңда сикәлтәләр булды,

Сыйпамады язмыш башлардан,

Тик яшәеш эргәләрен салдың

Син барыбер сынмас ташлардан.

Күпме буын шәкертләрен тоттың

Зиһен ачкыч белем утына.

Гамәлләрең, шәрәфәтең санап

Чыга торган түгел чутына.

Әле бит Син ата милләтпәрвәр,

Шул тарихка тибри каләмең,

Татар хакын даулап гомерлеккә

Җилфердәсен рух әләмең.

Мөдәррислек, мөхәррирлек бабың

Якут бәһасенә торырлык.

Игелекне бакый кыйблаң итеп,

Иманыңа сакла тугрылык.

Бүген әйткән җөмлә-сүзләр ихлас,

Һәм, шөбһәсез, тәңгәл мантыйкка,

Иңгә талмас канат куйсын Ходай,

Озын гомер бирсен Хатыйпка!

 

Остазыбыз Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның аны хөрмәт итүче дәвамчылары бар.  Бу -   галимебезнең  тырыш хезмәтенең бәрәкәтле нәтиҗәсе

Ибраева Рәсимә Хәниф кызы,

Арча икенче урта мәктәбенең    татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X