erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эт егетнең колагын тешләп өзгән

Серле бармак

Арча районында дүрт яшьлек малай гаражда циркулярда бармагын өздергән, табиблар тиз арада республика клиник хастаханәсенә алып барып җиткергәннәр. Анда табиблар осталык күрсәтеп бармакны ялгап куйганнар, дигән хәбәрне ишеткәч без бу турыда тулырак мәгълүмат алырга теләгән идек. Әмма тырышулар әлегә нәтиҗә бирмәде. Бәлки бу юлларны укыгач хәбәргә чыгучылар булыр. Табибларга рәхмәт сүзләре ирештерер идек. Халык үз геройларын белергә тиеш.

 Аның каравы, бармак серен ачыкларга тырышу барышында үзебезнең район хастаханәсендә булган бер кызыклы вакыйганы белдек.

– Шактый еллар элек булды бу, – дип сөйләде районның иң тәҗрибәле табибларының берсе Айрат Закиров. – Бер көнне кабинетка кулына колак тоткан бер егет атылып керде. Түбән Камадан, Арчага кунакка кайткан. Ничектер җай китереп эт колагын тешләп өзгән моның. “Колаксыз килеш ничек яшим, өйләнәсе дә бар бит әле”, – дип өзгәләнә бу. Колакны яхшылап юдым да, үз урынына тегеп куйдым.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бервакыт урамда: “Айрат Шакирович, туктап тор әле!” – дигән тавыш ишеттем. Борылым карасам, таныш булмаган бер егет басып тора. “Сез теге вакытта колагын теккән егет рәхмәт әйтергә кушкан иде, колагы тазарды бит аның!” – ди.

Менә шундый хәлләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X