erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ел җиңү белән башланды

Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.

Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.

Бу көнне бирегә бөтен районнан төрле яшьтәге көчле волейболчылар җыелды һәм үзара көч сынашты, осталыкларын исбатлады. Бу ярыш тренерлар белән киңәшләшеп, көчлеләр арасыннан да иң көчлеләрне районның җыелма командасына сайлап алу өчен дә оештырылган иде.

– Районда волейболга карата мөнәсәбәт яхшырганнан яхшыра, спортның әлеге төре күзгә күренеп популярлаша бара, – диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Фәрдүс Хәйертдинов. – Бу, беренче чиратта, волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевның тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Ул төрле дәрәҗәдәге ярышлар оештыра, инвентарьлар, туплар, формалар алуда да ярдәм итә. Тренерлар составы да бик әйбәт. Көчле волейболчыларыбыз да күп.

Аның бу сүзләрен район беренчелеге үзе үк раслады. Ярышка сигез ир-егетләр, биш хатын-кызлар командасы килгән иде. Спортчыларны район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова һәм волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев тәбрикләде, уңышлар теләде.

46 ел гомерен спортка багышлаган, бик күп волейболчыларны әзерләгән, махсус үзенекеләр өчен җанатарга Яңа Кенәрдән кадәр килгән Гүзәл Әхмәтова белән сөйләшеп киттек. Ире, шулай ук волейбол буенча тренер Тәлгать Әхмәтов та шунда иде. “Без шуның белән агуланган инде, – диде Гүзәл ханым. – Хәзер волейболчыларны Тәлгатьнең укучысы Зөлфәт Хәйруллин әзерли.  Күптән түгел Яңа Кенәрнең бөтен волейболчылары җыелып ярышты. Алар төрле урыннарда укыйлар, эшлиләр. Төп иганәчесе авылдашыбыз Дамир Каюмов булды”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин 5 сыйныфтан волейболга йөрдем. Кияүдә инде. Ирем дә волейболчы. Ул бүген бала белән калды, – диде Фирүзә Галимова. – Узган ел Теләчедә беренче урынны алган идек. Бүген дә сынатырга исәп юк.

Эльвина Закирова 3 сыйныфтан бирле волейбол белән шөгыльләнә икән. Махсус Казаннан кайтып йөри. Арча җыелма командасы өчен дә уйный.

Яңа Кенәр кызлар командасы бу елны җиңү белән башлап җибәрде, район беренчелегендә беренче урынны яулады. Икенче урында Арча педагогика көллияте кызлары, өченче – беренче мәктәп волейболчылары. Димәк, көчле яшь алмаш та үсеп килә.

 Егетләр арасында “Арча”лар  (аны “Арча КСМ”ы командасы да, дип атыйлар) беренчелекне яулады. Икенче урында Яңа Кенәр егетләре, өченче – педагогика көллияте волейболчылары, дүртенче урында ветераннар командасы.

– 23 февральдә “Арча КСМ”ы призына традицион волейбол ярышлары үткәреләчәк. Күрше районнар волейбол командалары да чакырыла, – диде Фирдүс Хәйертдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X