erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иҗтимагый Совет утырышы узды

Арча муниципаль районының Иҗтимагый Совет утырышында халык өчен мөһим социаль мәсьәләләр каралды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтәв белдергәнчә, даруханәләрдә дәүләт тарафыннан билгеләнгән сәламәтлек өчен әһәмиятле препаратларның ассортименты һәм аларның бәяләре даими контрольдә .

-  Хәзерге вакытта аларның запасы 3-4 айга җитәрлек. Кулланучылардан бу мәсьәлә буенча рәсми шикаятьләр кергәне юк. Шулай да рецепттагы арзан дару урынына кыйммәтлерәк чит илнекен тәкъдим итү очраклары булгалый , - диде ул.

Утырышка  кайбер даруханә мөдирләре дә чакырылган иде. Алар да районда дарулар белән  проблемалар юк диде. Иҗтимагый Совет әгъзалары инвалидларны бушка дарулар белән тәэмин итү белән дә кызыксындылар.

Арчадагы дәүләт даруханәсе мөдире Айгөл Хәсәнова сүзләренчә бу мәсьәләдә дә тәртип салынган, инвалидларга бирелә торган барлык төр дарулар да вакытында кайтарыла.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина утырышта катнашучыларны медицина җиһазлары һәм дарулар белән сәүдә итү таләпләре, бу өлкәдә булган закон бозу очраклары белән таныштырды. Кайбер кулланучыларның хокукларын суд аша якларга кирәк булуы турында сөйләде. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш утырышта районның социаль тармак вәкилләре Арча районында уңайлы мохит булдыру буенча хисап тотты.

Утырышта соңгы вакытта кабул ителгән социаль газлаштырып бетерү программасы турында да сүз булды. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я хочу задать вопрос. Почему нет в микрорайоне Мелиоратор аптечных пунктов? Даже самых простых препаратов нельзя купить в шаговый доступности. Для этого надо идти в центр, а там аптеки друг на друге. Очень много одиноких людей, а проезд очень дорогой, почти московский. Это обращение касается предпринимателям, будьте добры подумайте об этом вопросе. Властям мы не верим.

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X