erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көч һәм матурлык аша җиңү

Футбол, волейбол, көрәш кебек традицион спорт юнәлешләре белән бергә райондашларыбыз арасында бодибилдинг дип аталучы спорт төре белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар. Шөгыльләнеп кенә калмыйча, Россиякүләм җиңүләр дә яулый алар.

Краснодарда узучы “Самсон-52” Бөтенроссия турнирында Арчадан Эльвира Ибраһимова 168 см буйга кадәрге Фит-модель категориясендә алтын медаль, шулай ук абсолют беренчелектә дә җиңү яулады! Арчадагы SultanGim клубында даими шөгыльләнүче райондашыбыз Динар Зәйнуллин да Яр Чаллыда узган турнирда пляж бодибилдингы ярышларында беренче урынны алды.

Яшь спортчыларны район башлыгы Илшат Нуриев та котлады. Алар яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров һәм тренер Адель Сәлахетдинов белән берлектә киңәшмәләр залына чакырылды. Биредә алар киләчәк планнары белән уртак-лашты. Яшьләр өчен әлеге спорт төренең шулай ук кирәкле булуын ассызыклап, районыбызда бу юнәлешне үстерү өстендә эшләргә һәм тренажерлар залына күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә дигән бурыч куйдылар.

Үзенә һәм ихтыяр көченә ышанучы Арча кызы Эльвира кечкенәдән спорт белән кызыксына. Арчаның 5нче гимназиясенең 6нчы сыйныфында укыганда нык-лап чаңгыда шуа, соңрак биатлон белән шөгыльләнә ул. 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аны Ижевскидагы биатлон буенча Олимпия резервы мәктәбенә алалар. Аннан биредә биш ел университетта укый һәм кире Арчага кайта. Бүгенге көндә Эльвира Казанда Спорт һәм туризм академиясендә магистратурада укуын дәвам итә. Параллель рәвештә Арчаның спорт мәктәбендә балалар белән чаңгыда шуу тренировкаларын алып бара, дөрес туклану буенча махсус программалар төзи һәм матурлык серләре белән бүлешә.

Эльвира Ибраһимова дүрт ел элек спорт юнәлешендәге бодибилдинг дип аталучы спорт төре белән кызыксына башлый. Үзенең бөтен булган буш вакытын ул тренажерлар залында уздыра, әлеге өлкәдә эшләүче тренерлар белән даими шөгыльләнә.

– Күпләр бодибилдингны залга килеп, авыр тимерләр күтәрү һәм көзге каршында матур басып тору дип кенә аңлый. Юк, бу юнәлеш иң авыр спорт төрләренең берсе, минемчә. Көчне арттыручы күнегүләр эшләү белән беррәттән, биредә калган яктан да үз өстеңдә эшләргә кирәк. Дөрес туклану, йокы һәм ял режимын тоту, бик күп нәрсәдән баш тарту – шуларның кайберләре генә, – диде 23 яшендә бу өлкәдә күп җиңүләр яулачы райондашыбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел яз айларында гына Эльвира инде өч турнирда катнаша. Түбән Новгород, Ульяновск шәһәрләрендә чыгыш ясап, икенче урынны яуласа, май аенда Краснодарда узучы бодибилдинг буенча зур турнирда Россия күләмендә абсолют җиңүче була. Әлеге ярышларга ул гыйнвар аеннан әзерләнә башлый.

– Тренер тарафыннан минем алга куелган таләпләрне 100 процент үтәдем. Әйе, авырлыклар булды. Тик мин, бернигә карамастан, үз алдыма куелган максатка тугры калып, миңа ышанган тренерларымның өметен акларга омтылдым. Һәр турнир саен минем күрсәткечләр яхшырды. Һәм соңгы турнирга алдынгы урыннарның берсен алуыма ышанып бардым, – дип, уңышлары белән уртаклашты ул. 

Зур җиңүләре белән сөендерүче икенче якташыбыз Динар Зәй-нуллин бүгенге көндә ДОСААФ оешмасында эшли. Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаучы егет шулай ук үзенең тормышын спорттан башка күз алдына китерми.   

– Кечкенә вакыттан гер күтәрү белән шөгыльләндем. Зур һәм көчле буласым килде. Гер күтәрү буенча бәйгеләрдә катнаштым. Тик көтелмәгәндә мин билемне авырттырып, җәрәхәт алдым һәм берникадәр вакытка спорттан китәргә туры килде. Әмма үземне формада тотарга теләдем һәм Арчада SultanGim тренажер залы эшли башлаганнан соң Адель Сәлахетдинов җитәкчелегендә даими шөгыльләнә башладым. Ниндидер зур спортка кереп китә алмаганлыктан, тәнемне, мус-кулларымны бодибилдинг юнәлешендә чыгыш ясарлык итеп тәртипкә китерәм дигән максат куйдым үз алдыма. Зур тырышлык белән, Аллаһка шөкер, бүгенге уңышларыма ирештем, – дип уңыш юлын сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X