erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык фикере мөһим

Районда коррупцияле хокук бозуларны булдырмау юнәлешендә ниләр эшләнә! Без бу сорауны район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллинага бирдек.

– Район халкының корруп-циягә мөнәсәбәтен ачыклау һәм коррупцияле хокук бозуларны киметү максатында районда яшәүчеләр белән онлайн сораштыру үткәрелде, – диде ул. – Анда 1881 респондент катнашты.

Сорашу нәтиҗәләре түбәндәгечә. Анда катнашучыларның 33,8 проценты хезмәт урынын шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануны, 31,2 проценты ришвәт бирү–алуны “коррупция” төшенчәсен төгәлрәк характерлый дип саный.

Сорашуда катнашучыларның 42 проценты безнең районда коррупция дәрәҗәсен – уртача, 16,1 проценты югары дип исәпли. Шул ук вакытта 76,5 проценты соңгы елда ришвәт бирердәй хәл белән очрашмаган.

Сорашу нәтиҗәләре күп очракларда коррупцияле хокук бозуларның башлап җибәрүчеләре булып гражданнарның үзләре торуын күрсәтә, кызганыч, сорашуда катнашучыларның 72,2 проценты күрсәтелгән хезмәт өчен урындагы кешегә бүләк бирүне ришвәткә санамый.

36,2 процент кеше үз проблемаларын хәл итү өчен беркайчан да ришвәт бирергә ярамый, дип саный, әмма 29,3 проценты ришвәт бирмичә  бернәрсәгә ирешеп булмый, дип уйлый. 16,2 проценты үз проблемаларын хәл итү өчен чамасын белеп кенә бүләк бирер иде, 8,2 проценты әгәр мәсьәлә уңай хәл ителсә, “рәхмәт әйтү” тиеш, ди.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коррупциянең сәбәпләрен күпчелек (28,6 процент) түрәләрнең керемнәре һәм чыгымнарына җитәрлек контроль булмауда дип атый, күп очракта коррупцияле хокук бозуларның беренче чыганагы булып гражданнар үзләре торуын онытып җибәрәләр.

Сорашуда катнашучыларның 28,6 проценты республика властьлары тарафыннан коррупциягә каршы нәрсәләр эшләнүе турында бернәрсә дә белми, бу әлеге чаралар турында мәгълүмат таратуга игътибарны арттыру кирәклеге турында сөйли.

Без бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X