erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хатирәләр барланды

Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз арасында исемнәре батырлар исемлегенә кермәгәннәрнең язмышларын ачыклау эше дәвам итә.

Газета битләрендә һәм сайтыбызда Наласа, Апаз һәм Яңа Кенәр авыллары буенча сугышта катнашкан, ләкин теге яки бу сәбәп аркасында исемлеккә кермәгән каһарманнарның язмышын ачыклау эше яктыртылды. Исемлекләр чыкканнан соң, битараф булмаучылар безнең белән элемтәгә чыкты.

Май башында башкарылган хезмәт райондашыбыз Венера Шәфигуллина барлап чыккан Яңа Кенәр җирлегендәге батырларның исемнәре тупланган дүрт төрле исемлектән гыйбарәт  иде. Венера ханым белән әлеге исемлекләрдәге 4 фронтовикның туганнары элемтәгә чыгып, кайберләре белән очрашу бәхетенә ирештек.

Яңа Кенәрдә туган булуларын расларга кирәкле фронтовиклар исемлегендәге Баһаветдинов Гайнетдин Хәйретдин улы һәм Каюмов Фәтхи Каюм улының әлеге авылда туганлыклары расланды. Фәтхи Каюмов(түбәндәге фотода) Яңа Кенәр зиратында җирләнгән. Мәмсә авылында яшәүче туганы Мәсхүт Гарифҗанов белән элемтәгә кергәннән соң, Венера ханым Фәтхи Каюмовның кызы белән дә аралаша һәм тулы биографиясе язылган хат ала (аның белән газета битләрендә таныштырачакбыз).

Шулай ук бирелгән исемлекләргә керми калган Каюмов Кәрим Каюм улының да язмышы ачыкланмаганлыгы билгеле булды. Әлегә эзләнү эшләре алып барыла. 

Баһаветдинов Гайнетдин Хәйретдин улының (түбәндәге фотода) Яңа Кенәрдә гомер итүче туганнары һәм Бәрәңге районында яшәүче улы белән очраштык. Ренат Баһаветдинов - Гайнетдин әфәнденең сугыштан соң туган төпчек улы. Бертуган абыйсы Альберт Баһаветдиов бүгенге көндә Ригада яши. Тагын бер абыйлары ун ел элек вафат булган. Венера ханым белән элемтәгә Гайнетдин аганың бертуган сеңлесенең улы Ирек Исмәгыйлев чыга һәм бар туганнар бергә җыелып очрашырга тәкъдим ясый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге җылы очрашу Яңа Кенәр авылы Сабантуе көнне булды. Ирек Исмәгыйлевның абыйсы Илдар әфәнденең йортына җыелдык. Бу нигез каһарманыбыз Гайнетдин Баһаветдиновның да туган нигезе. 30 елдан артык күрешмәгән туганнар күреште, хатирәләр яңартылды, буыннар чылбыры барланды. Ренат Баһаветдинов тормыш иптәше Рәдинә һәм оныклары белән кайткан иде. Әтисенең фотоларын, сугыш белән бәйле барлык хатирәләрен җыеп кайтканнар иде. Яңа Кенәр авылында туган Гайнетдин Баһаветдинов 1932 елда Кенәрдән чыгып китә. Сугышның иң кайнар нокталарында катнаша. Сугыш тәмамланганда Прагада була. Гаиләсе янына исән-имин әйләнеп кайта һәм 1985 елда гүр иясе була. (Очрашу турында тулы язма газета битләрендә чыгачак)

1939-1945 еллар аралыгында авыл хуҗалыгы кенәгәләрендә Кызыл армиягә алынган дип теркәлүчеләр исемлегендәге Сибгатуллин Габделхак Зиат улының да оныклары белән элемтә булдырылды. Аның документларын, сугыш еллары хәтирәләрен Комида гомер итүче оныкларынан көтәбез.

Әлеге зур эшкә бар көчен һәм күңелен биреп йөрүче Венера Шәфигуллинага тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шушындый игелекле олы Эш башкаручыларга тиран рэхмэт емне белдерэм

    2
    X