erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Комиссия утырышы узды

28 июньдә Арча муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча комиссиянең утырышы булды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта район башкарма комитеты рәисе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов “2022 елның беренче яртысында дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турындагы Федераль законның үтәлеше турында”, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Илһам Сираҗиев “Арча муниципаль районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир кишәрлекләре һәм башка муниципаль милекне бирү буенча эшчәнлеге турында”, мәдәният идарәсенең баш белгече Гөлүсә Бәхтиярова “Арча муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә коррупцияле күренешләрне азайту, шул исәптән мәнфәгатьләр низагын булдырмау һәм көйләү буенча күрелә торган чаралар турында”, Арча район Советының юридик мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе Ләйсән Сәгыйтова “Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан килә торган актларны исәпкә алу һәм анализлау һәм гомумиләштерү турында”, Арча муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Гөлшат Әхмәдуллина “2022 елның беренче яртыеллыгында “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 2015–2024 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” муниципаль программасының үтәлеше турында” чыгыш ясадылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы Илшат Нуриев тикшерелгән мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X