erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Мин Арча баласы" проекты өченче сезонга старт бирә

Конкурсларда җиңүчеләр проект логотибы төшерелгән бүләкләр алачак.

Бу сезонда Арча Укучылар сарае проектны "Восточный"территориаль иҗтимагый үзидарәсенең җирле иҗтимагый оешмасы белән бергә тормышка ашырачак. Шулай ук проектның партнерлары-Мәгариф идарәсе ,Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Мәдәният идарәсе, "Арча хәбәрләре" газетасы һәм шәхси эшмәкәрләр.

Проект кысаларында Арча районының тарихи урыннары һәм истәлекле урыннары турында 15 видеоролик булдыру планлаштырыла. Шулай ук иҗади конкурслар: рәсемнәр, фотографияләр, ребуслар чишү, асфальтта рәсем ясау, тарихи квестлар, фестиваль дә дәвам итәчәк. Анда Арча районында яшәүче 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге барлык теләгән балалар һәм яшьләр катнаша ала. Конкурсларда җиңүчеләр проект логотибы төшерелгән бүләкләр алачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Проект республика конкурсында җиңүче булды һәм бу сезон Министрлар Кабинетының грант ярдәме хисабына тормышка ашырылачак. Бүлеп бирелгән акчага видеороликлар ясау һәм сувенирларда логотип төшерү өчен җиһазлар сатып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X