erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Мин – үз илемнең солтаны”

Арча сәнгать мәктәбендә шагыйрә, популяр җырлар авторы, якташыбыз Сания Әхмәтҗанованың юбилей кичәсе узды.

Әлеге чара “Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?” дип аталды. Аны үткәрүгә Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре зур тырышлык куйган.

Әмма шундый идея белән янып йөргән, сценариен төзегән, чакырыласы кунак-лар белән ничәмә ничә тапкыр элемтәгә чыккан, алып барган, Сания ханымның иң популяр җырын башкарган Рилә Абдрахманова оештырганны әйтми калып булмый. Зәвыклы, тирән эчтәлекле, истәлекләргә, очрашуларга бай кичә булды ул. Бу, һичшиксез, Риләнең хезмәте нәтиҗәсе.

Сания Әхмәтҗанованы юбилее белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.

– Мин үзем шигырьгә гашыйк кеше. Тукайны бик яратып укыйм. Гадәттә мин беренче шигырьне укыйм да, ошамаса башка ул китапны кулга алмыйм. Димәк, ул минеке түгел. Сез бүләк иткән шигырьләр җыентыгы өстәлемдә ята. Тормыш, әниләр, язмышлар, мәхәббәт турында искиткеч матур итеп язасыз. Алар күңелгә үтеп керә. Киләчәктә дә иҗатыгыз белән безне сөендереп торыгыз, – диде ул чараны ачып җибәреп һәм шагыйрәгә изге теләкләрен җиткерде.

Курса-Почмак авылында туып-үскән Сания Әхмәтҗанованың тормышы Арча педагогика көллияте белән бәйле. Аны тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт педагогика институтында укып, югары белем ала һәм хезмәт юлын укытучы булып башлый.

– Көллиятебездә укыган данлыклы кешеләр арасында сезнең матур исемегез дә бар. Укучыларыбыз сезнең иҗатны укый, ярата. Сез укытучы гына түгел, чын иҗат кешесе. Аерып торган сыйфатларыгыз ул – туры сүзлелек, гадилек, тыйнаклык, – диде көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова.

– Сания ханымны мин күп еллардан бирле беләм. Музейда эшләгәндә аның белән якыннан танышырга мөмкинлек туды. Ул соңгы елларда Арча турында иң күп шигырьләр иҗат итүче шагыйрә, – диде Шәфигулла Гарипов. – Көн кадагында нинди вакыйга бар, шул хакта туры итеп яза. Тарих белән дә яхшы таныш. Ә тарихны белү өчен бик күп көч куярга кирәк.

– Ул җир кешесе. Туган телне, сүз сәнгатен укыткан педагог. Үзен иҗатка багышлаган шәхес. Горурланабыз аның белән, – диделәр көллияттә бергә укыган төркемдәшләре, мәктәптә иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләре, аның шигырьләрен яратып укыган  якын дуслары.

Сания Әхмәтҗанова дистәләгән китап авторы. Аның иҗатында мәхәббәт темасы да, халыкны тәрбияләү, илебезгә булган мәхәббәт тә ярылып ята. Ә менә “Балачак баланнары” дигән китабының темасы икенчерәк. Аны  чыгару уе каян килгән?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әти-әни, туган як турында шигырьләр күп җыелган. Әдәби марафонда да күбрәк шундый шигырьләр укыйлар. Нәкъ менә халык яратып укый торган әсәрләремне бергә тупларга булдым, – диде шагыйрә. – Бүген мин аны монда сатарга да алып кайттым. Тик бер изге максат белән. Аннан кергән акчаны мохтаҗ якташларыма тапшырырга дигән карарга килдем. Биредә минем җан түрендә бөреләнгән, күзләремнән яшьләр булып тәгәрәгән шигырьләрем кергән.

Халыкчан булу авырмы? Бу сорауга ул үзенә генә хас булган туры сүзлелек, төгәллек белән җавап бирде:

– Халык күңеленә кереп җитәрлек шигырьләр язасың икән, бик җиңел. Тик аларны халык күңеленә бардырып җибәрү авыр. Шундый шигырьләр иҗат иткәндә генә чын шагыйрь буласың. 

Зал тутырып аның иҗатын яратучылар килгән, алкышлап кабул итәләр, аның белән горурланалар икән, димәк, Сания ханымның әсәрләре халык күңеленә барып кына җитеп калмый, аны айкап та чыга. Бу көнне күпме матур теләкләр, соклану сүзләре ишетте ул. Курса-Почмак авылының горурлыгы, диделәр авылдашлары аның турында. “Чишмә” вокаль ансамбле Сания ханым сүзләренә иҗат ителгән җырны башкарды, китапханәче Вәсилә аның хөрмәтенә махсус язган шигырен укыды.

– Чит илдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, диләр. Мин – үз илемнең солтаны, – диде Сания Әхмәтҗанова горурлануын яшермичә. 

Биш районны берләштергән “Ызандашлар” төркеменнән талантлы иҗатчылар остазларын үзенчәлекле итеп котлады, “Каурый каләм” иҗат төркеме сәхнәгә күтәрелде, Марсель Шәрәпов, Гөлара Шәрипова, Дамир Нуриәхмәтов Сания ханымга багышлап язган шигырьләрен укыдылар.

–  Сезне котларга бүген биш районнан килгәннәр. Әмма сез барыбер – безнеке, – диде “Каурый каләм” иҗат төркеме җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова һәм аның бу сүзләрен алкышлар күмде.

Чара Сания Әхмәтҗанова сүзләренә иҗат ителгән “Моңаймагыз, шомыртларым” җыры белән тәмамланды. Эчтәлеге дә, көе дә йөрәкләрне җилкендерә, керфек очларына эленгән күз яшьләренә бит буйлап тәгәрәргә ирек куя, күңелгә үтеп керә. “Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин аны Мәскәү сәхнәсендә башкарды. 25 елдан соң җырга яңа сулыш өрде, – диде Сания ханым. – Бу сәхнәдә, мин якташларым каршында басып торганда Рилә башкаруында ул аеруча матур, күңелгә ятышлы булып яңгырады. Мине шулай зурлавыгыз өчен рәхмәт. Мин белә идем инде – арчаларның мөнәсәбәте кәнәфигә карап үзгәрми”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X