erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Оча әле очып булганда

Янып, тормышны яратып, һәр мизгеленнән ямь табып яшәүче шәхес ул


Шушы көннәрдә Сарай Чокырча авылында яшәүче һәвәскәр шагыйрь Марсель Шәрәпов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Марсельгә 60 тулганмы? Булмас. Яшьләргә генә хас җиңел гәүдәле, гел яңалыкка омтылучан, үз дигәненә ирешү өчен бөтен киртәләрне өзәргә әзер торган бу кешегә аның кадәр яшьне гомер биреп булмый. Тормышын 360 градуска борып, элеккесенә бөтенләй якын да килмәгән һөнәр белән шөгыльләнүче, һәм ничек кенә әле, Марсель әфәнде, һичшиксез, соклану уята. 
Бәлки, сәхнә, сәнгать, шигьрият шулай үзгәртәдер кешене? Хәер... Белмим... Гармунын сузып, җырлап җибәрсә, ул күңеле белән яшь бер егет кебек күренә. Ә шигырьләре... эчтәлекләреннән чыгып фикер йөрткәндә, тормышның ак ягын да, карасын да күрергә өлгергән, тез чүгәргә күнекмәгән нык характерлы, шул ук вакытта нечкә күңелле өлкән затка әверелә. Шуңадыр да, бәлкем, аңа төгәл яшь бирү кыенлык тудыргандыр.
Кем соң ул, дип сораучылар күп булыр. Чөнки ул әле танылып кына килә. Әмма кызу, җитди адымнар белән шигьрият дөньясының түренә үрмәли. Үз сүзләре белән әйткәндә, Марсель Шәрәпов гап-гади авыл малае, ә безнеңчә татар шигъриятенең бер вәкиле. 
“Шагыйрь диеп әйтмим һич үземне,
Әлегә тик шигырь язучы.
Бөек Тукай, Такташ, Туфаннардан
Үксез җанга илһам алучы”, –дип яза ул үзенең бер шигырендә.
Әйе, әлегә ул һәвәскәр шагыйрь. Тик киләчәге өметле. Татарстан Язучылар союзына тәкъдим итәләр, дигән хәбәр килеп иреште инде. Әмма безнең өчен иң мөһиме – шигырьләренең эчтәлеге. Аның иҗатында сугыш, туган ил, милләт, татар теле, кешеләр арасында мөнәсәбәт, гаделсезлек, туганлык хисләре, эчке матурлык темалары ярылып ята. 
Марсель Шәрәпов 22 ел Арча эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып эшли. Майор дәрәҗәсенә күтәрелә. Лаеклы ялга чыкканан соң тик ята торган кеше булып чыкмый ул. Сәнгать дөньясына кереп китә, Сарай-Чокырча авылында клуб мөдире булып эшли башлый. 
Элегрәк тә үзе өчен генә каләм тибрәткәләгән Марсель 2017 елдан башлап үзен тулысынча иҗатка багышлый. Шигырьләр генә түгел, хикәяләр, пьесалар да иҗат итеп карый ул. Һәм алары да уңышлы чыга. Хикәяләре газеталар битләрендә, интернет челтәрләрдә басыла, пьесасы сәхнәләрдә уйнала, тамашачы тарафыннан алкышлар белән кабул ителә. Аның шигырьләренә җырлар туа һәм сәхнәләрдән яңгырый. Ике китабы дөнья күрә. Әнә шундый күпкырлы иҗат иясе ул Марсель Шәрәпов.
“Шагыйрьләр күп, язма”,  дисәң дә,
Котып җилләредәй иссәң дә.
Язам әле, язып булганда,
Илһам кошы җанга кунганда”, – ди ул бер шигырендә.
Марсель Шәрәпов “юк”, дигән сүзне бөтенләй белми, безнеңчә. Нинди генә чарада катнашырга чакырсалар да, аның җавабы әзер: “ярар”.  Чөнки ул бертөрлелекне сөйми, һаман эзләнә, таба, сөенә, шигъри юлларга чуарлый. Шагыйрь күңеле шундый буладыр, күрәсең. “Аулак өй баттл”да катнашумы, “Тәртип радиосы”нда чыгышмы, районкүләм кичәләрме – гармунын күтәрә дә җыр суза, шигырьләрен укый. Әле күптән түгел генә башта китапханәдә, аннан иҗатташ дуслары белән юбилеен билгеләп үтте. Аның турында искиткеч җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Һәм берсе дә сүз өчен генә әйтелгән түгел – Марсель аларга лаек. Янып, тормышны яратып, һәр мизгеленнән ямь табып яшәүче шәхес ул Марсель Шәрәпов. 

 

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X