erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Очрашырбыз әле яңадан

Үрнәктәге көллияттә булып кайттым. Андагы үзгәрешләр, яңалыклар тәэсирләндерерлек.

13 майда көллияттә “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты. Бирегә бу көнне Арча һәм Балтач районнарының 9нчы сыйныф укучылары килде.

Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев уку йортындагы шартлар белән таныштырды, укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, көллияткә укырга килергә чакырды.

Көллияттә узган ел зур эшләр башкарылды, төп бинаның ике каты, подвал өлешләре, спорт залы, остаханәләр, керү юллары ныклап  төзекләндерелде.

– Балаларга белем һәм һөнәр алу өчен шундый уңайлыклар тудырган өчен республика, министрлык, район җитәкчеләренә зур рәхмәт! – диде Зөлфәт Дәүләтбаев. – Без үз чиратыбызда республикабыз һәм район оешмаларына яхшы белгечләр әзерләп бирү өчен тырышып эшләрбез.

“Курса МТСы”, “Северный”, “Ватан”, “Игенче” ширкәтләре 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларны көллияткә юллама белән җибәреп стипендия түләп торалар. Башка җитәкчеләр дә без   укучыларны стипендия түләп укытырга риза, теләкләре булганнар рәхим итсеннәр, диләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов районыбызны белгечләр белән тәэмин итүдәге хезмәтләре өчен көллият коллективына рәхмәт әйтте.

– Быелгы кыр эшләрендә көллият укучылары зур өлеш кертә. Киләчәктә дә шулай булыр дигән өметтә калабыз.

“Төрнәле–Пошалым” ширкәте җитәкчесе Илсур  Җәмлиханов көллият белән тыгыз элемтәдә булуларын әйтеп үтте: “Сез безгә бик кирәк!” – диде ул.

Бәйрәм матур җырлар, биюләр белән аралашып барды. Укучылар  соңыннан көллият тормышы белән таныштылар, осталык дәресләре карадылар, аларны тәмле чәй, ризык белән сыйладылар.

 

Сезне Үрнәктәге агросәнәгать көллиятендә көтәләр!

Арча шәһәреннән 18 километр ераклыкта табигатьнең искиткеч матур почмагында Арча агросәнәгать һөнәри көллияте урнашкан.

1944 елның 22 мартында ТАССР Халык игенчелек комиссариаты Арча авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбен ачу турында боерык чыгара. Әлеге уку йорты 78 ел дәвамында авыл хуҗалыгы өчен 40 меңгә якын белгеч әзерләп чыгарды. 2010 елда көллияткә 120нче һөнәри училище һәм Балтач районындагы 96нчы номерлы һөнәри көллият тә кушылды.

9нчы сыйныфны тәмам-лаучылар көллият студенты була ала. Көллият биш юнәлеш буенча белгечләр әзерли. Хәзерге вакытта биредә 460 студент укый.

Көллияттә укуның өстенлекләре

Көллияттә уку бушлай. Студентлар икенче курстан башлап уку белән бергә Татарстан Республикасы оешмаларында эшләп практик тәҗрибә алу мөмкинлегенә ия. Бу бүгенге хезмәт базары таләпләре чорында бигрәк тә мөһим. Уку чорында алар эш тәҗрибәсе туплап кына калмыйлар, ә моның өчен хезмәт хакы да алалар. Көллияттә уку чорында тупланган белем һәм тәҗрибә тиз арада һөнәри һәм карьера үсеше өчен дә менә дигән мөмкинлек. Көллияттә укуның тагын бер өстенлеге – студентлар гаять уңайлы тулай торак белән тәэмин ителә.

Көллияткә керү өчен аттестаттагы уртача бал кирәк.

Арча агросәнәгать һөнәри көллияте түбәндәге һөнәрләр һәм белгечләр буенча кадрлар әзерли:

1. Газ белән тәэмин итү җиһазларын һәм системаларын монтажлау һәм файдалану

Газның тормышыбызда нинди роль уйнавын яхшы беләбез. Бу өйләребездәге җылылык һәм кайнар су, ризыклар әзерләү өчен мөмкинлек. Әмма газ – шартлагыч матдә һәм аның белән эш итүгә махсус рөхсәт кирәк. Шуңа күрә яхшы белгечләр әзерләү мөһим, чөнки кешеләр тормышы шуңа бәйле.

Газ белән тәэмин итү җиһазларын һәм системаларын монтажлау һәм файдалану – газ белән  тәэмин итү җиһазларын һәм системаларын файдалану, көйләү, проектлау, төзү, монтажлау һәм төзәтү белән шөгыльләнә торган өлкә. Уку срогы – 3 ел 10 ай.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2. Авыл хуҗалыгы техникасын  һәм җиһазларын файдалану һәм төзәтү

Авыл хуҗалыгы техникасын  һәм җиһазларын файдалану һәм төзәтү белгече – төрле механикалаштырылган техникага хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә торган экстра-класслы универсаль белгеч.

Ул авыл хуҗалыгы техникасын файдалану, хезмәт күрсәтү һәм төзәтү белән шөгыльләнә. Эшчеләргә йөкләмәләр бирә, аларны барлык кирәк-ярак (ягулык, запас частьлар һ.б.) белән тәэмин итә. Чәчү яки урып-җыю чорында эшләрне планлаштыруда катнаша. Механизаторларны эшкә чыгарганда медицина контроле белән эш итә. Эшләрне үтәү графигын планлаштыра, үтәлешенә контрольлек итә.

Мондый белгеч хәзерге җәмгыятьтә алыштыргысыз, эш процессларының күбесе автоматлашкан нигездә башкарыла. Механик машиналар кешегә тиз арада зур күләмдә төрле продукция җитештерү мөмкинлеге бирә. Әмма теләсә кайсы автомат системасының ватыла торган үзенчәлеге бар. Нәкъ менә шундый очракларда техник-механик ярдәме кирәк, ул кыенлыкларсыз ватылу сәбәбен ачыклаячак һәм агрегатны эшләтеп җибәрәчәк.

Уку срогы – 3 ел 10 ай.

3. Аш пешерүче һәм кондитер эше

Әлеге һөнәрләр иң мөһим 50 һөнәр исемлегенә керә. Аш пешерүче һәм кондитер эше – бу аш-су белгече һәм татлы ризыклар әзерләү остасы. Белгеч бурычларына махсус  рецептлар буенча ашамлыклар әзерләү керә. Әмма ул иҗади эшләп аларны үзгәртә дә ала. Уку срогы – 3 ел 10 ай.

4. Төзү эшләре остасы (Арча шәһәрендә урнашкан 1нче филиалы базасында)

Гомуми төзелеш эшләре остасы һөнәренә өйрәнү шактый катлаулы, әмма бик мөмкин эш. Моның өчен  таш, мич, электр белән эретеп ябыштыру эшләреннән башлап, конструкцияләр монтажлау, бетон һәм төяү-бушату эшләрен башкара ала торган квалификацияле эшче булу җитә. Моннан тыш әлеге оста куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап кул белән нигез сүтә, кирпеч стена, башка ныклы конструкцияләрне җимерә белергә тиешләр.

Булачак төзелеш эшләре осталары үз һөнәрләренең асылына  тәҗрибәле педагоглар һәм эшкә өйрәтү мастерлары җитәкчелегендә парталар артында, лабораторияләрдә һәм практик дәресләрдә төшенә. Уку срогы 2 ел 10 ай.

5. Авыл хуҗалыгы производствосы остасы (Балтач районы, Норма авылында урнашкан 2нче филиалы)

Авыл хуҗалыгы остасы – үсем-лекчелектә һәм терлекчелектә механикалаштырылган эшләрне оештыру һәм технологиясе белән бәйле эшләрне башкаручы киң профильле белгеч. Ул авыл хуҗалыгы культураларын игү һәм урып-җыю буенча эшләр башкара, трактор һәм авыл хуҗалыгы  машиналарында эшли, алардагы  төзексезлекләрне ачыклый һәм  бетерә, агымдагы төзәтүне башкара, хезмәт күрсәтелә торган техниканы төзәтүдә катнаша.

Әлеге һөнәр берничә белгечлекне үз эченә ала: авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын төзәтү буенча слесарь, авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты, автомобиль йөртүче, терлекчелек комплекс-лары һәм механикалашкан фермалар операторы.

Кеше һәр эшчәнлек өлкәсендә оста булырга тиеш, ә авыл хуҗа-лыгы производствосы остасы – алыштыргысыз кеше. Ул тракторчы да, терлекче  һәм яшелчә үстерүче дә. Әлеге исемне лаеклы йөртү өчен белгеч үзенең эшен һәм җиһазларны аларны җитештерүчеләрдән яхшырак белергә тиеш. Уку срогы 3 ел 10 ай.

Көллияттә түләүле һөнәри әзерлек курслары да эшли:

→ “В” категорияле машина йөртүче;

→ “В”, “С”, “Е”, “F”, “Д” категорияле тракторчы-машинист;

→ Аш пешерүче-кондитер;

→ Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы;

→ Хисапчы;

→ Сакчы.            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X