erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Осталар күп – җиңүчесе бер генә

“Курса МТСы” ширкәте базасында район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе үтте.

Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев Курса атамасының аккошларга бәйле рәвештә килеп чыккан булуы мөмкин, дип яза. Кайчандыр Курса болыннарындагы сулыкларда әлеге мәһабәт кошлар күпләп туктала торган булган...

Бүген Курса якларына барган кеше күлләрдә йөзеп йөргән аккошларны күреп хозурлана. Елдан-ел арта алар, оя корып бала да чыгаралар.

Әнә шулай табигать  матурлыкларына сокланып барып, “Курса МТСы” ширкәтендә узачак сыер савучылар, ясалма орлыкландыру техниклары конкурсы узачак мәйданга килеп җиттек. Ә анда нәкъ аккошлардай, ап-актан киенгән конкурсантлар бәйге башланганны көтә.

– Без бәйгене бу юлы табигатьнең матур кочагында бәйрәм рухында үткәрергә булдык, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе, ярышның баш хөкемдары Роберт Хәйретдинов. – Сыер савучылар, терлекчелектә эшләүчеләр өчен ял да, бәйрәм дә юк бит, чөнки малларны вакытында ашатасы, савасы бар.

Роберт Хәйретдинов конкурс шартлары белән таныштырды. Сыер савучылар, технологлар теория, практика буенча сынау үтәчәкләр. Һәркайсына баллар куеп барыла, шулай ук 2021 елдагы эш күрсәткечләре исәпкә алына.

Хөкемдарлар турында аерым әйтергә кирәк. Алар нигездә район ветеринария идарәсе белгечләре, үз хезмәтләрен яхшы белүчеләр. Быел бер күңелле яңалык та бар: узган ел республикада җиңүчеләр булган “Игенче” һәм “Курса МТСы” ширкәтләре ясалма орлыкландыру технологлары Булат Гарәпшин белән Ленар Шакиров район бәйгесендә хөкемдарлар буларак катнаштылар. “Башкаларга юл бирергә булдык”, – дигән алар.

Булат Гарәпшинны, Ленар Шакировны, Түбән Аты ветеринария участогы табибы Фидәрис Фәйзрахмановны (узган ел ул да республикада җиңүче булды) алда зур сынау көтә. Алар Россия бәйгесендә Татарстан данын яклаячаклар. Менә нинди белгечләр эшли бездә!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйге тәмамлангач жюри җиңүчеләрне билгеләде. “Северный” ширкәте ясалма орлыкландыру технигы Нурсанә Назарова – “Иң югары хезмәт күрсәткечләренә ирешүче”, “Заря” ширкәтеннән Нургаян Шәйхетдинов – “Иң тәҗрибәле белгеч”, “Аю” ширкәтеннән Салават Сафиуллин – “Иң яшь катнашучы”, “Яңарыш” ширкәтеннән Евгений Батманов – “Җиңүгә омтылган өчен”, “Ватан” ширкәтеннән сыер савучы Фирүзә Хөснетдинова – “Иң югары хезмәт күрсәткечләренә ирешүче”, Заря” ширкәтеннән Җәүһәрия Гыйлаҗетдинова – “Иң тәҗрибәле” (39 ел стажлы, 5 бала анасы), “Кырлай” ширкәтеннән Евгения Закирова – “Иң яшь катнашучы”, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Гөлгенә Шакирова – “Бер сыердан иң күп сөт савучы”, “Ашытбаш” ширкәтеннән Илшат Гарәфетдинов “Җиңүгә омтылган өчен” дигән исемнәргә лаек булдылар.

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында “Казанка” ширкәтеннән Васил Низаметдинов җиңүче булды. “Ашыт” ширкәтеннән Марсель Фәттахов – икенче, “Кырлай” ширкәтеннән Ингел Закиров өченче урында.

Сыер савучылар арасында беренчелекне “Северный” ширкәтеннән Нәзирә Нигъмәтҗанова яулады. “Курса МТСы” ширкәтеннән Ландыш Носкова – икенче, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәния Гыйльмиева өченче урында.

Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа җитәкчесе Ленар Илсур улы Абдуллин белән таныштырды, уңышлар теләде.

Бәйгене яхшы әзерлектә үткәрүгә “Курса МТСы” ширкәте, авыл җирлеге, район Мәдәният йорты үзешчәннәре зур көч куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X