erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Профсоюзның чираттагы буләге - теплоходта сәяхәт

Кызыгырлык.

“Бәхетле сез, тагын кая барасыз?”- диләр безгә. Сезнең турында кайгыртучы, яклаучы, саклаучы Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюзыгыз бар. “Ә безнең профсоюз?  Бездә профсоюз члены бит...” – дип уфтана башка оешма вәкилләре.

Проблема тудымы? Хокукый сорауга җавап эзлисеңме? Авыр тормыш сынавы каршында калдыңмы? Әлеге сорауларны чишәргә һәм ярдәм итәргә әзер торучы профсоюз җитәкчебез Вакиф Вагизович бар безнең. Төрледән төрле спорт ярышлары, санаторийларга, диңгезгә юлламалар,  “профсоюз уик-энды”, теплоходларда сәяхәт - болар барсыда аның тырышлыгы.

    11-13 нчы май көннәрендә Татарстан Республикасының 150 иң яхшы укытучысы, тәрбиячесе, өстәмә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре    Идел елгасы буенча “Федор Панферов” теплоходында өч көнлек круизда булдылар.

     Круиз “Казан- Самара- Казан” шәһәрләре аша узды.  Арча  районыннан 15 кеше  әлеге сәяхәткә бару шатлыгына ирештек.  

     Теплоход хезмәткәрләре безне җылы каршыладылар. Сәяхәтебез  теплоход командасы һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышудан башланды.  Барлык уңайлыклары булган каюталарга урнаштык, сәяхәтебез җыр-биюле концерт программасы белән башланып китте. Круизда катнашучылар өчен кызыклы экскурсион программа әзерләнгән иде.   Тукталышыбыз Самара шәһәрендә булды. 

       Самара - Идел буенда борынгы шәһәр, «Жигулевский» сырасының Ватаны һәм Россиянең космик башкаласы. Биредә «Союз» ракеталарын төзиләр, бу шәһәрдә язучы Максим Горький була һәм танылган кинорежиссер Эльдар Рязанов туа. Шәһәрнең архитектур йөзе төрле архитектура стильләрен берләштерә. Самара өлкәсенең тарихи өлешендә агач архитектура, модерн  һәм Сталин классицизмы стилендәге корылмалар сакланган. Сәүдәгәрләр урамында күп кенә архитектура һәйкәлләре урнашкан. Бөек Ватан Сугышының фаҗигале вакыйгалары – Җиңү паркы, Дан Монументы истәлегенә бик күп урыннар багышланган. Без , туристлар,  әлеге урыннарда булып, истәлеккә фотога төштек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Теплоходта урнашкан “Идел” һәм “Кама” рестораннары  безне  тәмле сый-нигъмәтләре белән сыйлады. Өч тапкыр ашау, бай меню, заманча сервис, итагатьле официантлар, оста пешекчеләр – бу сәяхәтнең иң матур сәхифәләренә тәмле ямь өстәделәр.  Елга буенча теплоход сәяхәтеннән без яңалыклар туплап, ял итеп, рухланып кайттык, киләчәккә бурыч-максатлар билгеләдек. 

    Әлеге мавыктыргыч сәяхәткә чыгу, ял итү мөмкинлеге бүләк иткән өчен, Бөтенроссия  мәгариф союзының Татарстан Республика оешмасы җитәкчесе  Проценко Ирина Николаевнага, районыбызның профсоюз оешмасы җитәкчесе Харисов Вакыйф Вагыйз улына, Арча  муниципаль районының мәгариф бүлегенә  ихлас зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

                                                                 Чулпан Сәмигуллина

                                             Шушмабаш урта мәктәбенең

                                             тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары,

                                             биология укытучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X