erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Путин балалы гаиләләрне милек сатудан салым түләүдән азат итте

Балалы гаиләләр күчемсез милек сатудан салым түләмәячәк. Әмма бер шарты бар: сатудан кергән акча әйбәтрәк яңа торак сатып алуга тотылырга тиеш ("Ватаным Татарстан", Казан).

 

Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән тиешле законны имзалаган. Документ Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу мөмкинлек быел 1 гыйнвардан төзелгән күчемсез милек белән алыш-бирешләргә кагыла. Моның өчен гаиләдә кимендә ике бала (балигъ булмаганнар һәм 24 яшькә кадәр көндез укучы студентлар күздә тотыла) булырга тиеш. Сатудан керем буенча салым түләүдән ата-аналар, шулай ук бер бала азат ителергә мөмкин.
Шунысы да бар: яңа торакның искесен сатканнан соң бер ел эчендә сатып алынуы кирәк (әмма киләсе елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча). Сатылган торакның кадастр бәясе 50 миллион сумнан артмаска, шулай ук аңа алмашка сатып алынганының кадастр бәясеннән кыйммәтрәк булмаска тиеш. Шул ук вакытта гаилә әгъзаларының торак сату вакытына башка “куыш”ка ия булмаулары шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X