erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рамазан ае якынлаша

Рамазан-шәриф ае башланырга да өч ай калды.

Рамазан-шәриф ае башланырга да өч ай калды.

Унбер ай буена кеше рухи, физиологик яктан, гыйлем, ихласлыгы ягыннан туза. Төрле очраклар булырга мөмкин: бәхәсләшеп тә алу, гайбәткә дә керү, ялган да... Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә шуңа безгә төзәлергә, яңарырга, пакьланыргә, тәнне сәламәтләндерергә, акылны ачарга, гыйлемне арттырып, калебне пакьләп, киләсе унбер айда да рухи көч, гыйлем белән тагын бер башка күтәрелү өчен, Рамазан аен җибәргән.

Ничек уйлыйсыз, җәмәгать: без быелгы Рамазан аена әзерме? Кемдер бу Рамазан аенда беренче тапкыр ураза тотачак, кемдер инде биш, ун елдан артык ураза тота. Тыйб (медицина) ягыннан карасак, без бүгеннән үк Рамазан аена әзерләнергә тиеш. Ничек әзерләнергә соң? Бүгенге көннән башлап, үзебезнең ашау ягын үзгәртергә тиешбез: аз ашарга, камыр ризыкларын сирәгрәк кабарга, өстәлләребездә хөрмә, яшелчә һәм җимешләр күбрәк булырга тиеш. Табиблар янына барып алдан тикшеренеп кую да хәерле.

 Тиздән раҗәб ае башлана һәм без нәфел уразаларын тота алабыз. Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммад Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәте буенча, һәр атна дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дә нәфел уразаларын тота алабыз. Әгәр без атнага ике көн нәфел уразасын тотсак, иншәАллаһ, Рамазан аенда 30 көн ураза тоту җиңел булыр, чөнки безнең организмыбыз ураза тотарга ияләшкән була.

Тән ягыннан гына түгел, рухи яктан да Рамазан аена әзерләнергә тиешбез. Һәм иң беренчесе – ул Коръәни Кәримне ешрак уку, ә укый белмәгәннәргә – укырга өйрәнү. Аллаһының Расүле, сәхабәләр һәм алардан соң килгән мөселманнар Рамазан ае кичләрен Коръән укып үткәрергә тырышканнар. Ә без – хәзерге мөселманнар, күбрәк социаль челтәрләрдә утырабыз, ә Коръәни Кәримне ачмыйбыз да: ул безнең киштәләребездә тузан җыеп ята. Бу бик начар. Коръәнне укуның фәзыйләтләрен карап үтик.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренчесе: Коръәннең һәр хәрефе өчен әҗер булыр. Пәйгамбәребез үзенең бер күркәм хәдисендә болай дип әйткән: Кем Аллаһының китабыннан бер хәреф укыса, аңа бер изгелек язылыр. Ә бу изгелек тагы ун тапкырга арттырылыр. Сөбеханәллаһ! Әгәр Кадер кичәсендә укысак, 1000 гә тапкырлаган кадәр савап язылыр, иншәАллаһ.

Икенчесе: Коръән укучы янында фәрештәләр булыр. Пәйгамбәребез болай дип әйткән: Коръәнне оста укучы белән илче фәрештәләр булыр. Ә кем инде Коръәнне тотлыгып, авырлык белән укыса, аңа ике әҗер булачак”.

Өченчесе: Коръән укучысына шәфәгатьче булыр. Пәйгамбәребез: Коръәнне укыгыз, чөнки Кыямәт көнендә ул укучыларына шәфәгатьче булыр, – дип әйткән.

 Шуңа күрә без Коръәнне Рамазан аенда гына түгел, һәркөнне дә укырга тиешбез. Иң кимендә, бер-ике бит укуны барыбыз да булдыра ала. Әгәр дә бүгенге көннән башлап, Коръәнне һәр көн укысак, Рамазан аенда без аны тулысынча укып бетерербез (хәтем кылырбыз). Рамазан аена әзерләник, күп вакыт калмады, әгәр дә хәзер үк әзерләнә башламасак, аннан авыр булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X