erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рифат Идрисов: "Райондагы авыручыларның 20 процентын балалар тәшкил итә"

Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов һәм балалар бүлегенең баш педиатры Алсу Кузнецова катнашында гомуми ата-аналар җыелышы узды

Бүген, 27 гыйнвар көнне Арчаның 6нчы мәктәбенең актлар залында район мәктәпләре директорлары һәм һәр мәктәптән ата-аналар комитеты әгъзалары җыелды. Җыелынуның сәбәбе - балаларга короновируска каршы вакцина ясату турында сөйләшү иде. Җыелышны Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов һәм балалар бүлегенең баш педиатры Алсу Кузнецова алып барды. 

Иң элек районда һәм республикада бүгенге катлаулы вәзгыятнең торышы турында сөйләнде. Балаларның күпләп авыртулары ассызыклап үтелде. "Райондагы авыручыларның 15%ын балалар тәшкил итә. Бәхеткә каршы алар авыруны җиңел кичерә. Баш авырту, йөткерү, хәлсезлек - балаларда беренче күренгән авыру билгеләде" - дип башлады сүзен баш табиб.

Баш педиатр сүзләренчә, соңгы көннәрдә һәр көн 50-60 бала мөрәҗәгать итә. "Алар авыруны җиңел кичерсә дә, бу тынычланырга сәбәп түгел. Иң аянычлысы - 1 яшькә кадәрле балалар да авырта. Чөнки гаиләдәге олы балалар әлеге авыруны алып кайта. Шуңа күрә, мәктәптән кайткач балагыз бераз гына булса да авырткан җирен әйтә икән, икенче көнне аны укырга җибәрмәскә кирәк,"- дип чыгыш ясады Алсу Альбертовна. Табиб белән сөйләшмичә үзлектән генә дарулар эчертмәскә чакырды ул. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар авырмый калсын өчен вакцинация ясатырга өндәде алар. Куркып калмаска, яшь буынның сәламәт бүгенгесе һәм киләчәге өчен мөмкинлектән файдаланырга чакырды.

Җыелыш урыныннан без туры эфир алып бардык. Тулы видеоны карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X