erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхмәт сезгә, игенчеләр!

Бу Ходайның рәхмәте киңдер, бер күлмәккә ике җиңдер, дип әйтергә ярата иде безнең авылның Ризван абый. Әле генә басуларда йөреп кайттык, авылдашымның шул сүзләрен искә төшереп яшел хәтфәгә төренеп килгән иген басуларына сокландык.

– Җитәкчеләр дә, белгечләр дә кайбер басуларда сабан культураларын бозып чәчәргә туры килмәгәе дип борчыла башлаган иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин. – Алланың рәхмәте белән көннәр җылынды, ике-өч көн эчендә басулар күзгә күренеп үзгәрде. Үсемлекләр өчен гаять уңайлы шартлар урнашты.

Шулай була күрсен инде, язгы якта игенченең күңеле тыныч түгел иде бит. Санкцияләр, запас частьларга бәяләр арту һ.б. “Хуҗалыклар техниканы үзвакытында әзерли алдылар, булдыра алганча ашлама тупладылар. Андый әзерлек белән чәчүне ике атнада төгәлләп була иде, – ди Ленар Илсур улы. – Һава торышы шактый тоткарлык ясады. Шундый шартларда оешканлык күрсәтеп эшләгән җитәкчеләргә, белгечләргә, механизаторларга зур рәхмәт!”

“Казанка”, “Курса МТСы”, “Северный” ширкәтләре аеруча оешканлык күрсәтте, алар чәчүне иң алдан төгәлләделәр.

– Хәзер чәчүлекләрне тамырдан, кыяктан тукландыру, чүп үләннәргә каршы көрәш аеруча мөһим, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Моңа кадәр салкыннар тоткарлаган корткыч бөҗәкләр дә уянып чыгар.

 Шул ук вакытта басуларны агу-химикатлар белән эшкәрткәндә барлык таләпләрне үтәргә, бал кортлары агулану кебек хәлләргә юл куймаска. Агрономнар белән умартачыларның элемтәдә булуы мөһим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язгы кыр эшләре чорында кызыксындыру чараларына да зур игътибар бирелде. Иң алдынгылар район башлыгының Рәхмәт хатларына, акчалата премияләргә лаек булды. 2 июньдә район башлыгы Илшат Нуриев шундый бүләкләрне “Аю” ширкәте механизаторы Данил Лотфуллинга, “Заря” ширкәтеннән Рәфхәт Закирҗановка, “Ашыт” ширкәтеннән Илгиз Галәветдиновка, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Азат Кәрамовка, “Ташкичү” ширкәтеннән Наил Садриевка, “Кырлай” ширкәтеннән Рәшит Фәйзуллинга тапшырды.

“Курса МТСы” ширкәтенең яшь тракторчысы Надир Сафиуллин, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Ренас Туктаров, “Ватан” ширкәтеннән Фәнзил Хаҗиәхмәтов, “Ашытбаш” ширкәтеннән Рәмис Сибгатуллин, “Ашыт” ширкәтеннән Булат  Төхфәтуллин, “Кишет”тән Нияз Фәйзрахманов яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге бүләкләренә лаек булдылар.

Авыл хуҗалыгында эш тукталып тормый. Хәзер алда тагын бер мөһим бурыч – азык әзерләү тора. Узган ел хуҗалыклар, корылык сәбәпле, терлек азыгын мулдан әзерли алмадылар, булган запаслар бетеп килә. Быел күпьеллык үләннәрдән өч уңыш җыйнау, бер ел ярымлык азык запасы булдыру бурычы куелды.

2–3 июнь көннәрендә хуҗалыкларда азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итү булды. Шулай ук азык әзерләү буенча бурычларга багышланган семинар-киңәшмә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X