erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Санитария кагыйдәләрен үтәүгә җитди карарга кирәк

Коронавирус авыруы таралу сәбәпле, дөньяда катлаулы хәл туды, бу күп кешеләрнең тормыштагы кыйммәтләргә карашын үзгәртте, иң алгы планда сәламәтлек икәнлеген искә төшерде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте югары әзерлектәге яки гадәттән тыш хәлләр режимы кертелгәндә үтәү мәҗбүри булган кагыйдәләрне раслады (2020 ел 2 апрель).

2020 елның 22 маенда Россия Федерациясенең Баш дәүләт санитар табибы “Яңа коронавирус авыруы (КОВИД–19) профилактикасы дигән санитария-эпидемиология кагыйдәләрен раслады. Анда әлеге чирнең килеп чыгуын һәм таралуын булдырмауны тәэмин итә торган таләпләр билгеләнде.

Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.6.1 маддәсенең 1нче өлешендә кагыйдәләрне үтәмәүче гражданнарга кисәтү ясау яки бер мең сумнан утыз мең сумга кадәр, дәүләт  хезмәтендәге кешеләргә – ун мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик зат булдырмыйча эшмәкәрлек  эшчәнлеге алып баручы кешеләргә – утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик затларга – йөз мең сумнан өч йөз мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Арча район суды 2021 елда РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе буенча – 1993, 6.3 маддәсенең 2нче өлеше буенча 28 эш каралды. 20.6.1 маддәсе буенча 3780500 сум, 6.3 маддәсенең 2нче өлеше буенча 112500 сум административ штраф салынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коронавирус авыруының  таралуы безне үз сәламәтлегеңә генә түгел, якыннарыбыз һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр сәламәтлеге турында да кайгыртырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә санитария кагыйдәләрен үтәүгә җитди карарга кирәк.

Алия Мөхәммәдиева,

Арча район судының баш белгече, 3 класслы юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X