Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тагын бер билгеле актриса картлар йортына эләккән

    Актриса хәзер Леонид Куравлев яшәгән картлар йортында.

     

    KP.RU язганча, 83 яшьлек Лидия Федосеева-Шукшинаны олы кешеләр өчен махсуслашкан учреждениегә кечкенә кызы Ольга Шукшина урнаштырган. Кызы үзенең гамәлен әнисен тәрбияли алмавы белән бәяләп аңлаткан. Учреждениедә аны тәүлек буе карыйлар, табиблар, психологлары бар, дигән ул «Собеседник»ка. Мондый йортларга гадәттә яшь белән бәйле катлаулы авырулары булган һәм тәүлек буе медицина персоналына мохтаҗ өлкән кешеләрне урнаштыралар. Ә Лидия Николаевна әле күптән түгел генә  интервьюлар бирә, сәламәт күренә иде, дип яза басма. Пансионатта яшәү арзан түгел, әмма актрисаның кызы әйтүенчә, әнисен анда бушка яшәргә чакырганнар. Ольга әнисен пансионатка озату карарын үзе хәл иткән. Кыз туганнары Анастасия һәм Мария белән киңәшләшеп тормаган. Кызларның бер-берләре белән аралашмавы билгеле. Әни дә Настя белән сөйләшми, дигән Ольга

    Реклама

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/lidiya-fedoseeva-shukshinany-kyzy-kartlar-yortyna-urnashtyrgan

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: