erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда халык санын алу өчен 500гә якын стационар участок ачылды

Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала.

 

(Казан, «Татар-информ», Наталья Рыбаков) Исәпкә алуны электрон рәвештә узу мөмкинлеге булмаган һәм исәпкә алучыларны үз йортларында кабул итәргә теләмәгән татарстанлылар стационар исәпкә алу участокларында анкета тутыра ала. Бу хакта «Татар-информ»га Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органында (Татарстанстат) хәбәр иттеләр.

Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен стационар исәпкә алу участокларының адреслары Татарстанстат сайтында бастырылган. Сораштыру бер гаиләгә уртача алганда 15-20 минут дәвам итә.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды. Беренче тапкыр кешеләр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра ала. Кампаниянең беренче көнендә үк әлеге мөмкинлектән дәүләт башлыгы Владимир Путин файдаланды. «Халык санын алуда катнашу» хезмәте стандарт яки расланган хисап язмасы булган һәркем өчен ачык. 

Халык санын алу бара

15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланып китте. Безнең районда да 112 хезмәткәр бу эш белән шөгыльләнә. Халык санын алу кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Сез үзегез дә мәгълүматларны түбәндәге даими участокларга 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр килеп бирә аласыз:

Арча шәһәрендә

Совет мәйданы, 17 йорт, район Мәдәният йортының 2нче каттагы методистлар һәм режиссер бүлмәләре;

Вагыйзовлар урамы,11 йорт, мәгариф идарәсе, 1нче кат, 2нче бүлмә;

Вагыйзовлар урамы, 14 йорт, Арча педагогика көллияте, 1нче кат, хисапчылар бүлмәсе;

Галактионов урамы, 26а йорт, Арча педагогика көллияте, 1нче кат, 1нче бүлмә;

Һ.Такташ, 58 йорт, күпфункцияле үзәк, 1нче кат, методистлар, директор бүлмәләре;

Авыл җирлекләрендә

Иске Чүриле авылы, Яңа урам, 52 йорт, мәдәният йортында урнашкан Иске Чүриле авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат, 1нче бүлмә;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урта Курса авылы, Яшьләр урамы, 13 йорт, мәдәният йорты бинасында урнашкан Урта Курса авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат;

Түбән Аты авылы, Үзәк урам, 37 йорт, мәдәният йортында урнашкан Урта Аты авыл җирлеге башкарма комитеты, 1нче кат, 3нче бүлмә;

Курса-Почмак авылы, Үзәк урам, 1 йорт, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте административ бинасы, 2нче кат, хисапчылар бүлмәсе;

Үрнәк бистәсе, Лесная урамы, 44а йорт, Үрнәк авыл җирлеге административ бинасы, хисапчылар бүлмәсе;

Түбән Мәтәскә авылы, Тукай урамы, 2 йорт, Иске Кырлай авыл җирлеге административ бинасы, 1нче кат, 1нче бүлмә;

Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 3 йорт, Яңа Кырлай авыл җирлеге административ бинасы, 1нче кат, 2нче бүлмә;

Ашытбаш авылы, Г.Тукай урамы, 19 йорт, мәдәният йортында урнашкан Ташкичү авыл җирлеге административ бинасы, 2нче кат, 2нче бүлмә;

Шушмабаш авылы, Мәктәп урамы, 1б йорт, Шушмабаш авыл җирлеге административ бинасы, 1 кат, хисапчылар бүлмәсе;

Яңа Кенәр авылы, Совет урамы, 10 йорт, Яңа Кенәр авыл җирлеге административ бинасы, 1нче кат, 2нче бүлмә;

Арча шәһәре, Галактионов урамы, 27 йорт,

күпфункцияле үзәк, дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр, сишәмбе – 9дан 20 сәгатькә кадәр, шимбә 8дән 13 сәгатькә кадәр.

Республикадагы исәпкә алу участоклары белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин

/images/uploads/ckeditor/pdf/6171652510887_Стац. участки 18.10.2021 на 12.00 для сайта (2).pdf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X