Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тетрәндерерлек язмыш иясе Габдрахман Сафин кроссвордлар чишәргә ярата

    Йөзьяшәр ветеран янында

    Симетбаш авылында туып-үскән Габдрахман ага Сафинның язмышы тетрәндерерлек.

    Аның көндәлекләрен район газетасында да бастырдык, әле менә 9 майда “ТНВ” каналыннан

    “Габдрахман” дип аталган документаль кинофильм карадык. Аның үзе белән дә күп тапкырлар очрашкан бар, ул язганнар, сөйләгәннәр күргәннәренең бер өлеше генә. Чөнки әйтергә, сөйләргә  ярамаганнарын бер Аллаһы һәм үзе генә белә.

    Габдрахман абыйга быел 100 яшь тулды. Моңа кадәр туган авылы Симетбашта, кызы яшәгән Мөрәле авылында очраша идек. Быел Лаеш районында улы Габделбәр гаиләсендә очрашырга насыйп булды.

    Габдрахман аганы район башлыгы Илшат Нуриев юбилее белән дә, Җиңү көне уңаеннан котлап кайтты. Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән бардык. Ветеран авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намус белән хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан кеше.

    Реклама

    Безне улы Габделбәр каршы алды. Бик ачык, кунакчыл кешеләр булып чыкты хуҗалар. Габдрахман абый үз бүлмәсендә яраткан шөгыле – кроссворд чишү белән мәшгуль иде. Туган ягыннан сәламнәр җиткердек. Алдагы көндә генә Яңа Кишеттә Җиңү көненә багышланган митингта катнашкан идек. Авылның имам-хатыйбы, заманында төрле җаваплы урыннарда эшләгән Радик хәзрәт Кәримов та Габдрахман абыйны бик җылы итеп искә алып утырды. “Күпме еллар Симетбаштан Яңа Кишеткә җәяү йөреп эшләдем, – дип искә алды Габдрахман абый үзе дә, ревкомиссия рәисе идем. Мотоцикл да бирмәкчеләр иде, ризалашмадым”.

    Әңгәмәне чәй өстәле артында дәвам иттек. Бу көннәрдә кунаклар күп булган, Лаеш районы башлыгы, хәрби комиссар, укучылар котлаган. Районда сугыш ветераннары икәү генә калган, Габдрахман абыйның бирегә яшәргә килүенә бик шатланганнар.

    – Аяклар гына бераз биреште, – диде ул. – Арча районы халкына, авылдашларга күп сәлам! Симетбашка башка кайтып булмастыр инде...

    Бөек Ватан сугышына китеп әсирлек газапларын кичергән, аннан котылгач дошманга каршы сугышып Берлинга барып җиткән якташыбыз зур хыяллар, өметләр белән туган ягына ашкына. Җиң сызганып эшләп йөргән җиреннән Казанга чакырып  алып 20 елга ябып куялар. Бар гаебе – әсирлектә вакытта газета укыган. Әсирлектә булганнарның башкаларына 25әр ел чәпиләр. Габдрахманның Берлинга кадәр барып җитүен исәпкә алып 5 елын киметәләр. 1951 елда ул әтисенең вафат булуы турында хат ала, әтине кызганып көне буе еладым, ди.

    Сталин үлгәч аны азат итәләр. Хезмәт урынындагы җитәкчеләре шунда калырга бик үгетлиләр, анда кайтсаң сиңа көн күрсәтмәсләр, монда яшәргә кал, диләр. Тик ул бернигә дә карамый туган ягына кайта, чөнки иле, халкы алдында гаебе юклыгын яхшы белә.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: